Новости по-русски

«Нишлисез сез? Туктагыз!». Чаллыда улы үлгән әти машинада узышучыларга мөрәҗәгать итте

Чаллыда һәлак булган стритрейсерның әтисе яшьләрне машина белән узышлардан баш тартырга чакыра. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Мәрхүм егетнең атасының ачынып сөйләве төшерелгән кадрлар әлеге сайтта чыкты.

«Нишлисез сез? Туктагыз инде. Бу ни бирә сезгә? Акча эшлисезме? Кулларыгыз белән эшләгез, трассада кеше гомерләре белән түгел. Җитте инде сезгә куарга. Карагыз әле, никадәр кеше бит монда, ә минем улым әнә тегендә ята. Карагыз – машина кайда? Машина юк! Ә бала үлде. Туктатыгыз, егетләр, моны», – ди кайгыга баткан әти кеше.

Коточкыч фаҗига 4 июньдә Чаллыдагы завод янында булды. Биредә рәсми булмаган урам узышлары оештырганнар иде. Audi автомобиленең йөртүчесе, кисәк кенә зур тизлек җыеп, туры юл буйлап җилдергән. Бераздан ул узышчы алдыннан ук сулга борылган Toyota автомобиленә яннан килеп бәрелгән.Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Читайте на 123ru.net