Новости по-русски

Мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар утырган автобус тирән чокырга төшеп киткән

Мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар утырган автобус тирән чокырга төшеп киткән

Азәрбайҗанның Шеки шәһәрендә мәктәп укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар утырган автобус тирән чокырга төшеп киткән. Яраланучылар бар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига Бакудан 300 км ераклыкта була.

«Sputnik Азербайджан» белешмәсе буенча, Isuzu маркалы автобус юлдан чыгып киткән һәм чокырга ауган.

Автобуста 22 кеше – 16 бала, 6 укытучы һәм ата-ана булган. Пассажирлар барысы да Самух районыннан.

Зыян күрүчеләрне Шеки район хастаханәсенә китергәннәр.

Фаҗига турында хәбәрне Азәрбайҗанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы раслаган.

Читайте на 123ru.net