Новости по-русски

Көчле җил агачларны аударган: хатын-кыз зыян күргән, ир-ат машинада бикләнеп калган

Көчле җил агачларны аударган: хатын-кыз зыян күргән, ир-ат машинада бикләнеп калган

Кичә көчле җил Казанда һәм Татарстанның берничә районында агачларны аударды. Машиналарга зыян килде.

Көчле яңгырдан су баса, көчле җилдән агачлар ава. Соңгы көннәрдә шундый һава торышы күзәтелә. Җилнең тизлеге агачларны тамыры белән куптарырлык булган. Кичә Казанда гына да сигез агач ауган, нәтиҗәдә дүрт машина зыян күргән. 

Башкаланың Габишев урамында юлдан барган Mitsubishi автомобиле өстенә агач ава. Шофер машина салонында бикләнеп кала. Урынга килгән коткаручылар агачны кисеп, ир-атка машинадан чыгарга ярдәм иткән. Ир-атка табиблар ярдәме кирәк булмаган.

Биектау районында машина өстенә агач төшүдән хатын-кыз зыян күргән. Агач ауганда ул машина эчендә булган. Бу хәл Биектау районының Семиозерка авылы янында була. Баш мие селкенүгә һәм борыны җәрәхәтләнүенә шикләнеп, аны Казан хастаханәсенә тикшеренүгә җибәргәннәр.

Моннан кала, Татарстанның Бөгелмә, Лаеш һәм Спас районнарында берәр агач ауган. 

 

 

Читайте на 123ru.net