Новости по-русски

Жанна Фрискеның сеңлесе яман шеш белән авырый

Жанна Фрискеның сеңлесе яман шеш белән авырый

Мәрхүмә җырчы Жанна Фриске гаиләсенә кабат кайгы килгән. Жаннаның икетуган сеңлесе дә яман шеш белән көрәшә. Бу турыда "СтарХит" хәбәр итте.

Жанна Фрискеның бертуган сеңлесе Наталья сүзләренчә, Татьяна исемле туганнары авыру турында 11 ел элек белгән. Вакытында дәвалагач, онкология чигенгән, тик быел авыру кабат үзен сиздергән.

"Кызганычка, рецидив булды. Бу рецидив кына түгел, умырткалыгына һәм бавырына метастазлар бирде. Без ярдәм юлларын эзлибез, финан ягыннан да, оештыру ягыннан да", - ди Наталья Фриске.

Читайте на 123ru.net