Новости по-русски

«Уф-ф-ф, килешми!» – Айдар Рәкыйпов образын үзгәрткән

«Уф-ф-ф, килешми!» – Айдар Рәкыйпов образын үзгәрткән

Җырчы егет җәйгә кереп барганда чәчен бик кыска итеп кистергән.

 

Яңа образда төшкән фотосын ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган. «Сәлам, дуслар! Җәйге прическа эшләттем әле. Килешәме?» – дип сораган Айдар виртуаль дусларыннан.

«Уф-ф-ф», «Ю-юк, килешми!», «Ярый инде, ләкин элек әйбәтрәк иде», «Бик килешеп бетми шул, ачуланма», – кебек комментарийлар килгән аңа.

«Башың кояш кебек балкый хәзер», «Чәч – теш түгел, үсәр әле», «Башың җилләр әзрәк», «Ут!», «Матур кешегә ничек тә бара», – дип язучылар да булган.

«Бу фотоңны күргәч, илебезне якларга барасыңмы әллә дип куркып киттем», – дигән берәү. Чынлап та, хәзер Айдар солдатка бара торган егетләргә охшап калган.

Читайте на 123ru.net