Новости по-русски

Яшь кызны кыйнап үтергәннәр һәм бетонга катырып куйганнар

Саратов шәһәрендә 20 яшьлек кызны көчләгәннәр һәм бетонга катырып куйганнар. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тотканнар. Бу турыда Россия Тикшерх комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коточкыч табылдык 9 июньгә каршы төндә гаражлар кооперативындагы подвалда ачыклана. Кызның мәетен бетон белән катырып куйганнар. Аны таштан аралау өчен коткраучыларны чакырганнар. Мәеттә бик күп имгәнүләр булуы ачыкланган, кызның башы ярылган.

Соңрак ачыкланганча, 20 яшьлек кыз ике көн элек – 6 июньдә югалган. 

Тикшерү эшләре бара. Көчләү белән үтерү маддәсе буенча җинаятьтә шикләнелүче ир-атка 45 яшь. 

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, тоткарланган ир-ат 6 июньдә төнге икеләр тирәсендә таксист булып эшли. Урамда 20 яшьлек кызны күрә, алар таныш булмый. Ир-ат кызга йөреп кайтырга тәкъдим итә һәм кыз ризалаша.

Ир-ат бу кызны бергә яши торган хатынының гаражына алып кайта. Биредә ул кызны көчли, аннары куллары һәм металл предмет белән кыйнап үтерә. Кыз үлә, җинаятьче китеп бара. Икенче ул бирегә килә һәм подвалда чокыр казый, кызның мәетен шунда ташлый һәм цементлы бетон эремәсе белән күмә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net