Новости по-русски

Организмда кайсы витаминнарның артык күп булуы зыянлы?

Организмда кайсы витаминнарның артык күп булуы зыянлы?

Витаминнарны дөрес кулланмау куркыныч проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә балаларга белер-белмәс килеш витаминнар эчертү зыянлы.

Хәзер моновитаминнар белән мавыгу аеруча популяр, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына IntuEat интуитив туклану һәм психотерапия үзәге җитәкчесе Светлана Бронникова. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб әйтүенчә, бүген еш кына билгеле бер витаминнар җитмәүне тиз компенсацияләргә тырышалар. Әлеге препаратларны табиб рецептыннан башка, алдан тикшеренү узып тормыйча да алырга була. Кешеләр бу витаминнарның файдалы булуына ышаналар, организмына зыян китерүен белмиләр дә.

Табиб бигрәк тә А һәм Д витаминын табиб кушса гына эчәргә була дип кисәтә. Әлеге витаминнар организмга кирәк. Тик аларны табиб контроленнән башка кулланганда зыянлы булуы мөмкин, дип аңлатты Бронникова.

Д витамины артык күп булса, гиперкальциноз килеп чыга. Ул кайбер авырулар вакытында аеруча куркыныч һәм тәмәке тартучыларда үпкә яман шеше куркынычын арттыра. А витаминының зур дозасы йөрәк һәм бөер эшчәнлегенең бозылуын китереп чыгарырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net