Новости по-русски

Гөлназ Сәффәрова: “Сабантуй хатирәләре кабат авылга алып кайта”

Гөлназ Сәффәрова: “Сабантуй хатирәләре кабат авылга алып кайта”

Артист Сабантуйга бүләк җыеп йөргән вакытларын искә ала.

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова кичә Норлатта Сабан туен алып барган, шуның белән Сабантуйлар сериясен башлаган. Норлатта ул алып баручы Руслан Мәҗитов белән бергә эшләгән. Гөлназ Сабантуйны үлеп яратуын яза. 

«Бу бәйрәм хатирәләре кабат авылга алып кайта… Сабантуйга берничә көн кала, әйбер җыялар иде – әби сандыгыннан берәр тукыма, сөлге яки яулык алып, әзерләп куя иде. Бөтен авыл баласы, без – шәһәрдән кайтып тулган бала-чага бизәлгән атка җигелгән арбага җэбик тыгыз итеп төялешеп, җырлый-җырлый өйләрдән әйбер җыя идек. 

Бирелгән сөлгеләр, тукымалар колгага матур итеп бәйләнеп, җыелып бара иде. Гармунчы өздереп уйный, без акырып җырлыйбыз, ә арба артыннан эсселектән хәлсезләнеп зурлар атлый иде», – дип искә ала ул. 

 

Читайте на 123ru.net