Новости по-русски

Кытайда утлы өермә машиналарны ватып, агачларны аударып, түбәләрне куптарып киткән

Кытайның көньягында утлы өермә булган. Ул юлында бар нәрсәне җимереп киткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Гуанчжоу шәһәрендә давыл бер мизгелдә килеп чыга. Аннары ул утлы өермәгә әверелә.

Табигый бәла-казадан соң шәһәрдә бик күп нәрсәләр җимерелә. Бөтен җирдә ботарланып беткән машиналар, ауган агачлар һәм куптарып ташланган түбәләр ята.

Биредә яшәүчеләр машиналарын хәрабәләр арасыннан алмакчы була.Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр турында әлегә белешмә юк, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net