Новости по-русски

Казандагы йорт ишегалдында умарта кортлары күче тапканнар - видео

Казандагы Җиңү проспектындагы бер йорт подъезды янында – ишегалдындагы агачта умарта кортлары күче табылган. Белгеч фикеренчә, бал кортлары күче 5 кило чамасы авырлыкта булуы ихтимал. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Умартачы сүзләренчә, бу күчнең якындагы Салмачы яки Вознесение бистәләреннән килгән булуы мөмкин.

Умартадан аерылып чыккан бал кортлары, кагыйдә буларак, бер урында 6 сәгать эленеп тора ала, ләкин әлеге ишегалдында алар 3 көн булган. Умартачы моны «уникаль очрак» дип атый.

Хәзер кортларны белгечләр алып киткән, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net