Новости по-русски

Кемнәргә карбыз ашарга ярамый?

Табиблар кайбер кешеләргә карбыз ашамаска киңәш итә. Бу турыда Ura.ru сайтында язылган.

Карбыз ашау атеросклероз һәм тагын берничә авырудан интегүчеләргә зыян китерергә мөмкин.

Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган, эчәклек һәм бәвел системасы авыруларыннан интеккән кешеләргә карбыз ашамый тору хәерле.

Шулай ук диарея, сидек юлларында таш булган кешеләр дә карбыз ашамый торсын.

«Башка кешеләргә карбызны төшкә кадәр, иң күбе 200-300 грамм ашарга була. Ашкайнату системасы белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, карбызның башка ризыклардан аерым ашау хәерле», – ди табиб.

Читайте на 123ru.net