Новости по-русски

Актаныш башлыгы итеп Ленар Зарипов сайланыр дип көтелә

Иртәгә, 22 июньдә Актаныш район советы депутатлары сессиясе көтелә. 

Актаныш зиратында киселгән тәре өчен җаваплылыкны Энгель Фәттахов үз өстенә алды һәм вазифасыннан китәчәген әйтте. Район депутатлары, татар җәмәгатьчелеге башлыкны якларга тырышып караса да, "Интертат" ка билгеле булганча, сессия вакыты билгеләнгән һәм яңа башлык кандидатурасы да билгеле. 

Яңа башлык кандидатурасын Ленар Зарипов тәкъдим ителәчәк дип көтелә. Ленар Рафак улы - Чаллы шәһәр советы депутаты, "Челтәр компания" (Сетевая компания) филиалы директоры, ягъни "Актанышлар" - беренче Президент Минтимер Шәймиев туганы Илшат Фәрдиев командасы кешесе. Ул 1967 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, энергетик университетны тәмамлаган.

Район башлыгы итеп сайланыр өчен, ул район советы депутаты булырга тиеш. Шул сәбәпле, Ленар Зарипов башлангыч чорда башлык вазифаларын башкаручы итеп сайланып торырга тиеш. 

Энгель Фәттаховның булачак эш урыны әлегә билгеле түгел. Ул районда калыр дип көтелә, әйтик, гимназиягә җитәкче итеп билгеләнергә мөмкин. 

Читайте на 123ru.net