Новости по-русски

Башкортстанда кияү белән кәләш машинада барганда талашкан, кыз һәлак булган

Башкортстанда кияү белән кәләш машинада барганда талашкан, кыз һәлак булган

21 июньдә Башкортстанның Дәүләкән районында юл һәлакәтендә 29 яшьлек хатын-кыз үлә. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Фаҗига Дәүләкән-Бүздәк юлында була. ЮХИДИның якынча белешмәсе буенча, Chevrolet Cruze  машинасына юл кырыена төшеп каплана. Машина белән 27 яшьлек ир-ат идарә итә.

Машина салонындагы 29 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә. Машина йөртүче сүзләренчә, алар мәрхүмә хатын-кыз белән талашкан, шул чакта ул игътибарын читкә юнәлткән һәм машина белән идарәсен югалткан.

Яшьләр ай азагында өйләнешергә җыенган булуы билгеле. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net