Новости по-русски

Тукай районында квадроцикл белән печән ташыганда әнисе үлгән, улы имгәнгән

Тукай районында квадроцикл белән печән ташыганда әнисе үлгән, улы имгәнгән

Татарстанның Тукай районының Евлево авылы янында прицеплы квадроцикл әйләнеп капланган. Авариядә 63 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Квадроцикл кулдан ясалган, аны кырдан печән ташу өчен файдаланганнар. Квадроциклга арба такканнар.

Шул арбага төяп печән ташыган вакытта фаҗига килеп чыккан. Квадроцикл белән ир-ат идарә итә, аның анасы – 63 яшьлек хатын-кыз – артта утырып бара. Тауга менгән чакта, транспорт артка таба төшә башлый, аннары әйләнеп каплана. Пассажир хатын квадроциклдан очып төшә һәм транспорт астында кала.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, квадроцикл белән идарә итүче ир-ат үзе дә имгәнгән. Аның туганының улы – 11 яшьлек малайның кулы сынган. Аны хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net