Новости по-русски

Юрий Шатуновның мәетен кремацияләгәннәр

Юрий Шатуновның мәетен кремацияләгәннәр

«Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты, Россиянең халык артисты Юрий Шатунов мәетен Мәскәүдә кремацияләгәннәр. Бу турыда RT телеграм каналы хәбәр итте.

Артист мәетенең көленең бер өлешен Германиядә җирлиләр. Биредә аның туганнары яши. Туганнары сүзләренчә, Юрий Шатунов исән чагында ук шул хакта әйткән булган. 

Җырчыны 28 июньдә җирлиләр. Хушлашу мәрасиме ябык була. Көлнең икенче өлешен Германиягә алып китеп, тагын бер хушлашу чарасы оештырыла, диелә хәбәрдә.

  • Юрий Шатунов 23 июньдә 48 яшендә вафат булды.

Мәрхүм җырчы белән Троекуров зиратында ике көн дәвамында хушлаштылар. Кичә аны җанатарлары соңгы юлга озатты, бүген мәтам чарасына туганнары һәм хезмәттәшләре килде. Бу турыда СтарХит хәбәр итте.

Иртәнге якта җырчылар килгән, көндез Юрий Шатуновның Германиядән кайткан хатыны һәм ике баласы булган.

Читайте на 123ru.net