Новости по-русски

Уфада автобус һәм ике җиңел машина бәрелешкән, сигез кеше имгәнгән

Уфада автобус һәм ике җиңел машина бәрелешкән, сигез кеше имгәнгән

Уфада маршрут автобусы һәм ике җиңел машина бәрелешкән. Биредә 8 кеше имгәнгән. Авария сәбәпләрен ЮХИДИ ачыклый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Имгәнүчеләр арасында 8 яшьлек кыз да бар.

Пушкин һәм Карл Маркс урамы чатында аварияне видеога төшереп алганнар. Биредә Ford Transit, Subaru Forester һәм Audi A4 бәрелешкән. Шуннан соң автобус өч җәяүлене бәрдергән.

Audi йөртүчесен һәм өч пассажирын хастаханәгә озатканнар. Маршрутка йөртүчесенә дә ярдәм таләп ителгән.

Шулай ук өч җәяүлене дә хастаханәгә илткәннәр, алар арасында 11 яшьлек бала да бар.

Маршрут автобус салонында пассажирлар булмаган, диелә хәбәрдә.

Авария турында «Башинформ» да хәбәр итте.

 

 

Читайте на 123ru.net