Бөгелмәдә бер хатынны вәхшиләрчә үтергән кешене эзлиләр - видео
![Бөгелмәдә бер хатынны вәхшиләрчә үтергән кешене эзлиләр - видео](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2022/6/29/88ede00a5e296b2decb85ba81066eedc.jpg)
Бөгелмәдә 51 яшьлек хатын-кызны вәхшиләрчә үтергән кешене ике көн эзлиләр. Канга баткан җинаятьчене автомобильче ир-ат фотога төшереп алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Йөгереп бара торган ир-атны машинада утыручы кеше күргәнн. Киемендә кан булгач, автомобильче шикләнгән һәм сурәт ясаган. Әлеге фото Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча идарәсенең Telegram-каналында чыккан.
Полиция хезмәткәрләре эзләү эшләрен башкара, алар бу ир-атның шәхесен һәм кайда булуын ачыклый.
Әлеге кеше турында белешмәсе булучыларга шалтырату өчен номерлар: 02 (102); 8(85594) 6-96-02.
Җинаятьтә шикләнелүче табуда ярдәм өчен акчалата бүләк каралган, диелә хәбәрдә.