Новости по-русски

Юрий Шатуновның соңгы җыры чыкты

Юрий Шатуновның соңгы җыры чыкты

23 июньдә вафат булган Юрий Шатуновның соңгы җырына клибы чыккан. Бу турыда «Башинформ» язды.

YouTube каналында чыккан «Каждому свое» клибы артистны җирләгәч, икенче көнне барлыкка килгән.

«Ласковый май» төркеме солисты, Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туган Юрий Шатунов 48 яшендә үлде. Аның белән ачык хушлашу 26 июньдә булды. Мәрхүмнең көленең бер өлешен Мәскәүдә Троекуров зиратында, икенче өлешен туганнары яши торган Германиядә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

  • «Ласковый май» солисты Юрий Шатунов вафат булган 
  • Юрий Шатуновның мәетен кремацияләгәннәр

Читайте на 123ru.net