Зифа Нагаева: «Эстрададагы цирк вакытлыча күренеш булыр дип өметләнәм»
Зифа апа, сез 1990 нчы, 2000 нче еллар башында бик популяр автор идегез. Соңыннан сезнең җырларны сирәгрәк яңгырата башладылар. Моның сәбәбе нидә?
Мине иҗатка радиоларда эшләп, халыкка ни кирәклеген тоемлау китерде. Шушы тоемлау композитор буларак иҗат үрләренә алып чыкты. Ризван Хәкимовлар, минем стиль эстрадага бер ташкын булып, кисәк килеп керде. Шушы дәвердә күпме җырлар иҗат ителде. Тик мин үземнең җырларым кайсыдыр вакытта сирәк яңгырады дип әйтмәс идем. Татарстан якларында, бәлки, дулкын-дулкын булып, бер үсеш алып, бер тыныбрак торып күренгәндер минем иҗат, шуннан чыгып әйтүегездер.
Ләкин Башкортстанда минем иҗат бары тик югарыга барды. Ниндидер феноменаль әйбер булды ул. Әллә нинди авторлар пәйда булганда да, язудан туктап торганым булмады. Менә шушы әйбергә һаман җавап таба алмыйча сөенәм мин.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Иҗатымның балкышы, берсүзсез, Хәния Фәрхи вакытында булды. Аннан соң мине Татарстанга Фән Вәлиәхмәтов алып чыкты, капкаларны ул ачып җибәрде. Фән мине, яңа агым итеп, Татарстанга алып керде. Җырларымны халыкка танытучы Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Җәвит Шакировлар турында әйтеп тә тормыйм инде.
Яшьләр белән исә заманчарак иҗат калыбына кердем. Татарстан яшьләре безнең яшьләрдән аерыла. Аларда кул чаптыру, биетү дигән нәрсә көчле. Безнекеләр ул яктан тыйнаграк кыланалар. Миңа да шушы агым белән бер сулышта булырга туры килде. Чөнки яшьләрдән, заманнан аерылсам, иҗатым тукталыр иде. Яшьләр арасыннан Хәния кебек үк яңа агым булып килеп керде бик тә талантлы җырчы Ришат Төхвәтуллин. Ул минем бик күп җырларымны сәхнәгә алып чыкты. Шулай ук матур җырларымны Эльмира Сөләйманова, Иркә башкара. Башкортстанда исә минем җырларым Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтоваларга сәхнәне яуларга бик ярдәм итте.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Яшьләр арасыннан Илсөя Бәдретдинова белән иҗатташлык итәсем килгән иде. Иҗатын ихтирам итәм, иҗатыннан да бигрәк, аның күңел тирәнлеген, кешелеклелек сыйфатларын. Ләкин ул минем җырга якыная алмый әле. Әмма мин үземне тынычландырдым инде, чөнки аның форматы икенче. Үзенә дә: «Чак кына сабырлы елларың ваклана башлагач бәлки Зифа апаңның җырлары да синең репертуарда урын алыр», – дим мин аңа.
«Хәзер аранжировщиклар җырчыга әзер продукт тәкъдим итә»
Әйе, бәлки, яшьләр өчен азрак языладыр хәзер. Аның төп сәбәбе – бүген сәхнәдә югарылыкны аранжировщиклар тотуы. Мин талантлы композитор-аранжировщиклар турында әйтмим. Татарстаннан Айдар Тимербаевны бик ихтирам итәм. Сүзләрен дә таба белә, көе дә күңелгә үтеп керә, яшьләр белән дә матур эшли. Профессиональ музыкант Илдус Дәүләновлар турында да сүз бармый.
Артист күбәйде, сәхнә тулды. «Элек йолдызлар күктә иде, башны күтәреп карый идек. Хәзер йолдызлар аста, өсләреннән атлап йөрибез», – дип әйтә бит әле Салават. Бик дөрес сүзләр ул. Йолдызлар күп, барысына да әзер җыр кирәк. Без инде баянга җырлап, аудиоязмаларда тәкъдим итәбез. Ә аранжировщиклар тулы продукт әзерләп бирә. Пешмәгән күкәйне өстәлгә куйганга караганда, пешеп чыккан тәбәне авызга салу рәхәтрәк бит. Шуның кебек, җырчыларга да алар белән эшләве җиңелрәк.
Башта эстраданы Көнчыгыш басты, бөтенесе «сөбханалла, машалла»ларны җырлый башлады. Аннан, әкренләп, Көнбатышка якынайдык.
Аранжировщиклар татар, башкорт җыры белән шул җырларны бер казанга салып бутап, татар эстрадасына кул чаптыра торган яңа җырлар алып килделәр.
Ә халык бертөрлелектән арган иде. Көнкүреш мәшәкатьләре күбәйде, эшсезлек артты, колхозлар бетте, шуның өстенә пандемиясе килеп чыкты. Кая карарга белми аптырап торган халык шушы сызгырып алкышлый торган яңа җырлар артыннан иярде.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Минем шулхәтле яраткан җырчым бар. Ул талантлы бала – Фирдүс Тямаев… Менә Фирдүс – бу агымның үрнәге инде. Концертларына барасым килә, яратам инде шулхәтле аның тавышын. Кайбер драматик эчтәлекле җырларын эчтәге янулары белән башкарганда үлеп китеп тыңлыйсың. Аларны башкарганда – ул миңа ошый торган, чын Фирдүс. Андагы моң, энергетика! Ләкин аның сәхнәдәге үзенчәлекле алымнарын, сәхнәгә дискотека җырларын алып менеп дөбер-шатыр китерүләрен бик хуплап бетермим.
Мин хәзер язмый торган чагымда да хафаланмыйм. Соңгы вакытта Хәниямнең җырларын Гүзәл Уразова, Сиринә Зәйнетдинова, Алсу – Азат Фазлыевлар яңартты.
Бүген халыкка сикереп бии торган җыр кирәк, дисәләр дә, артистлар соңыннан үзләре дә күңелләре белән кире әйләнеп кайталар ул мәгънәле җырларга. Шуңа күрә бу хыяллану, бу эстрададагы цирк вакытлыча күренеш булыр, халык кире моңнарына кайтыр, дип өметләнәм мин.
Бәлки, мин ул вакытта олыгаеп өлгергән булырмын, җырларым тарихта кала башлар. Әмма мин үкенмимен, чөнки җырларым инде бер биеклеккә кадәр җитте, һәм мин бүген үзем белән бик канәгать.
«Без соңга калдык…»
Яшьләрне тәрбияләү бөтенләй төшеп калды. Яңа гына Бөтендөнья татар конгрессыннан кайттым. Тел мәсьәләсе күтәрелә. Әмма без – мәдәният кешеләре – агарту эшләре алып бармасак, әлифба өйрәнү белән генә телне саклап кала алмаячакбыз. Болай да миңгерәгән халыкны түбәнлеккә сөйрибез икән, каян безнең тел саклансын? Телнең рухи кыйблалары мәдәният белән килгән. Ә без бүгенге көндә яшьләр белән бик алама эшлибез. Бу кулга-кул тотынышкан филологлар, журналистлар, ачыргаланып трибуналарда күкрәк каккан язучыларыбыз белән бергә түгел, икенче юнәлештә бара. Шуңа күрә без соңга калдык. Көнбатыш аны алданрак күреп, безнең балаларның колагына наушник тыкты инде. Күкрәкне алданрак сугарга кирәк иде.
Без тулы бер буынны кулдан ычкындырдык. Хәзер без ул буынны кире җыя алырбызмы…
Мин сугыш арты балалары белән радиода эшләп, алар минем төп тыңлаучыларым булып, аларга кирәкле җырларны җырлап кала алдым. Шуңа күрә «Бер вакыт кына» җырымны мин идея гимным дип саныйм. Бөтен әрнүемне шушы җыр басты. Барысына да бер вакыт кына… Мин өлгердем, ә безнең татар халкы өлгердеме соң, соңга калмадыкмы, безнең тел бөтенләй югалу өстендә түгелме?
Безнең мәдәният нык түбәндә. Бүген сәхнәнең өсте белән асты тигезләште. Теплоходта шәраб эчеп күңел ачучыларга Фидан Гафаров та җырлый, башка хөрмәтле җырчылар да җырлый. Кеше шәраб эчә, ә без шунда мәдәни-агарту эше алып барабызмы? Бу – минем йөрәкнең кычкыруы, чаң кагуы.
Сөйләргә кирәкмәгән әйберләрне дә сөйләтәсең син миңа бүген… Мин татар конгрессыннан да бик дулкынланып кайттым. Дулкынландыра торган әйберләрне күреп, күкрәк сугу белән генәме соң, дигән авыр уйлар белән кайттым, Гөлназ…
Халыкка бүген дә яхшы юлга әйдәрлек матур әйберләр эшләп күрсәтергә була. Кичә генә миңа Нияз Акмалның вафаты булган көненә әдәби-музыкаль композиция җибәрделәр. Кагылмаска дип йоклаткан җирләремне, кузгалтмаска дип әрнегән кылларымны уятты… Йоклар алдыннан елаплар беттем. Дөресен әйтәм, шигырь ишетеп күптән елаганым юк иде.
«Эстрада кәсепкә әйләнгәнгә, авторларга игътибар юк»
Бүген җыр авторларына игътибар җитеп бетмәгән кебек. Ни өчен хәзерге авторларга карата хөрмәт аз?
Чөнки бүгенге эстрада кәсепкә әйләнде, барысы да акча эшләүгә бәйләнеп кала. Шундый яхшы талантлар бар, ләкин алар концерт куя алмыйлар, җырлар яздыру өчен аранжировкалар кыйммәт. Авылларга чыгып та куя алмый алар концертны, чөнки анда да бу атнада Тямаев, икенче атнада Бәдретдинова килә. «Сине алырга урыныбыз юк», – дип ачыктан-ачык әйтәләр аларга. Радио-телевидениедә дә артларында зур абзыйлары булган егетләр генә чыгып җырлый, чөнки алар өчен түләп куйганнар.
Ә бу талантлылар хәтта Сабантуйда да җырлый алмый, чөнки Сабан туена кассалы җырчыны чакырып җырлатабыз бит. Элек кенә ул Сабантуйда уртага бер чиләк йомырка чыгарып утырталар иде дә, талантлылар җырлап, үзләрен күрсәтеп, шул йомырканы алып, бәхетле булып кайтып китәләр иде.
Менә шул: эстрада кәсепкә әйләнгәнгә күрә, авторларга игътибар юк. Ярар, безнең әле барыбер популярлык, исем бар. Исем белән ишекләрне ачабыз. Ләкин мин дә: «Мин Зифа Нагаева, мине кабул итегез», – дип әйтә алмыйм. Алар шунда ук кулга прейскурант китереп тоттыралар. Татарстан телевидениеләреннән шалтыраталар да, матур гына итеп: «Зифа апа, яңа клипларыгыз юкмы? Без сезне яратабыз, сез – бөек композитор. Әмма барысы да түләүле», – диләр. Радиоларда да шул хәл. Ә халыкка башкача күренеп булмый. Халыкка чыга торган микрофон акчага барып тоташа.
Мин йоклап кына ятмадым, матди яктан үз-үземне, дәрәҗәмне тотар рәтем бар. Ә бар шундый җырчылар, алар җырларын беркая бирә алмый. Нигә күренми бу җырчы, диләр. Күренми, чөнки аның акчасы юк, аны радио-телевидение дә, журналистлар да эзләми, ул беркемгә дә кирәк түгел.
«Әле дә Хәниянең вафаты белән килешә алмыйм»
Сез үзегез белән даими хезмәттәшлек итүче бик күп җырчыларны атадыгыз. Шулар арасыннан Зөһрә апа Шәрифуллина һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловлар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында әйтеп үтегез әле.
Зөфәр белән Зәйнәб «Туган йортыма», «Гомерләр зая узмасын» дигән җырларымны парлап, бик уңышлы җырладылар да, алар белән якынаеп киттек. Зәйнәб белән ныклы иҗади бәйләнештә булдык, әмма сердәшләр, дусларга әверелдек, дип әйтә алмас идем. Ләкин икесен дә профессиональ яктан бик хөрмәт итәм, иҗатларының үрләре биек. Аларның да миңа карата мөнәсәбәтләре бик җылы.
Зөһрәнең тавышын яратып, аңа якынаерга мин бик күп еллар талпындым. Баштарак Ходай Тәгалә ничектер юлларын бирмәде, ул да мине табам дип уйламагандыр. Безне аның белән «Бер вакыт кына» җыры бәйләп куйды. Кабат аның репертуарында хисапсыз күп җырларым тупланды. Зөһрәм белән бик якын дусларга әверелдек, атнасына бер-ике шалтыратышып хәл белешмәсәк, түзә алмый башлыйбыз.
Мине Татарстан ягында танытучы дусларым дип Хәния, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдиноваларны атыйм. Дусларым дигән тәңгәлдән Җәвит белән Зөлфияне дә төшереп калдыра алмыйм. Шулай ук ике республика өчен җанатып яшәгән, бөтен юбилейларымда ярдәм итеп килгән дустым – Айдар Галимов. Аңа рәхмәтләрем чиксез.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Гомерем буена мине гел яхшылык белән озата барган Фәнир Галимов һәм аның тормыш иптәше Тәнзилә ханымны да билгеләп үтәсем килә. Фәнир – бүгенге көндә бөтен татар авылларының рәисе, бик талантлы композитор. Шулхәтле татар теленә мөкиббән кеше ул Фәнир. Аның белән дус булып, матди яктан да ярдәмнәрен күреп яшәү миңа җиңеллек бирде.
Зифа апа, Хәния апа Фәрхи белән кайчан аралаша башладыгыз? Аның турында нинди якты хатирәләрегез бар?
Хәния апаң белән бик каты хезмәттәшлек иттем. Мин «Шәрык» радосында эшли идем. Хәния Уфаның Үзәк базарында йөргәндә, киоскларда минем «Гомерләр зая узмасын» җырын ишеткән. Сатучыдан: «Бу кем җырлый?» – дип кызыксынган. «Зифа Нагаева, радиода алып баручы, аның беренче кассетасы чыкты», – дигәннәр. Хәния мине радиодан килеп тапты. Һәр ел саен яңа программасына 6-7 җырымны әзерләп, бик күп еллар иҗатташ дуслар булып яшәдек.
Хәнияне югалту аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте, хәзер дә аның вафаты белән килешә алмыйм. Азрак тынычланып китә алмаммы дип, «Хәниягә» дигән җыр яздым. Ул интернетта таралды. Хатирәләрем арасында җуелмас эзләр калдырган кеше булыр ул Хәниям.
«Һәр җырның үз язмышы бар»
Җыр сыйфаты дигәндә нинди критерийларны атар идегез?
Җыр сыйфатының нигезе – сүз. Җырның сүзе – әти, ә әнисе – моң, көй. Сүзе эләктереп алса, җыр таныла. «Йөземе» бер генә юл булырга мөмкин ул җырның, калганнары шуның тирәсендә әйләнә, шул сүзләрнең көчен ача. Сүзләре мәгънәле булмаса, әллә нинди матур көй булса да, җыр күңелгә барып җитми. Минем дә башта сүзләре языла, кабат ул үзенә урын эзли башлый. Урынын моң эчендә таба. Аннары, бу җырны кайсы артист халыкка мин теләгәнчә итеп җиткерер икән, дип уйлый башлыйм.
Иҗат иткәндә нәкъ менә теге яки бу җырның супер популяр булачагын тоемлыйсызмы?
Мин бер җырымны да, бу җыр хит булачак, дип язмадым. «Гомерләр зая узмасын» җыры «беребез өчен беребез кирәк», дип, аш бүлмәсендә баян тартып утырганда туды. Җырның юллары үзеннән-үзе күңелгә килә.
Һәр җырның кешеләрнеке кебек үк үз язмышы бар. Әти-әни баласына бәхет теләп тудыра бит, назлап-сөеп үстерә, туйларда матур теләкләр әйтә, ләкин баланың барыбер үз язмышы була. Хет шартла син «мин бәхетле булырга тиеш» дип, ләкин үзеңә бирелгән юлны узмыйча чараң юк. Менә мине дә бит, әтисез үскән гади бер авыл баласын, гел көтмәгәндә популяр автор, җырчы, ике республиканың халык артисты булып куяр дип кем уйлаган? Ул бит язмыш. Җырның да шулай. Мин аны тудыручы, тормышка озатучы. Әмма аның язмышын Аллаһы Тәгалә һәм җырчы хәл итә. Шулай ук җырның актуальлеге, бүгенге көн таләбенә тәңгәл булуы зур әһәмияткә ия. Иртәгәсе көнне уйлап язылган җыр халыкка бүген кирәк булып килеп чыга. «Иртәгәне уйлап язу» дигән критерий да бик мөһим.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Җырның язмышы Аллаһы Тәгалә һәм җырчыдан тора, дидегез. Димәк, җырның хит дәрәҗәсенә җитү-җитмәве дә башкаручысына бәйле?
Әлбәттә! Синең шулхәтле тырышып язган җырың дөрес кулларга эләкмичә әрәм булырга мөмкин. Кияүгә чыкканчы кыз баланы тәрбиялисең, укытасың, белем бирәсең. Әмма ул тормыш корганда барып эләгә бер гаиләгә, һәм аның бөтен бәхете челпәрәмә килә. Чөнки язмышына шулай язылган булган. Яисә кыз бала яхшы нигезгә килен булып төшә дә, бөтен кешене сокландырырлык итеп яшәп китә. Җырның да бәхете нинди җырчыга эләгүеннән тора.
Яратмаган җырчыларыгыз бармы? Андыйлар белән хезмәттәшлек итәргә туры килгәне бармы?
Үземә моңы ягыннан шул җырчыны яратмыйм дип әйтерлек кыюлык ала алмыйм. Минем эшем түгел ул. Аллаһы Тәгалә кемгәдер кимрәк тавыш биргән, ләкин аның йөрәге зур. Кайвакыт артык көчле тавышы булмаган бер җырчы матур җыр эшли дә, халык аны күтәреп ала, һәм ул тамашачының яраткан җырчысына әверелә.
Мин бик күп җырчылар белән эшләдем һәм эшлим. Холык-фигыле ягыннан үзен бик дорфа тоткан артистлар, «ике җыр башкардым да кеше булдым»нар күп. Андыйлар белән низагларга кермим. Мин Америка психологы Карнеги системасы буенча яшим: үзем теләмәгән урында торырга, теләмәгән кешем белән озаклап сөйләшергә, аның сүзен тыңлап, вакыт сарыф итәргә яратмыйм. «По американски» тыныч кына китеп барам.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
«Яңа калкып чыккан авторлар, аранжировщиклар минем өчен конкурент түгел»
Хәзер дә авторлар күп. Конкуренция сизеләме? Конкурентлыкны саклар өчен тырышасызмы?
Сәхнә өчен көрәштә җырчылар нәрсә генә кыланмыйлар, ниләр генә кимиләр, ничек кенә сикермиләр. Шушы конкуренциягә мин керәмме инде? Мин кермим анда! Мин үземә конкурент булырлык Ризван Хәкимов кебек композиторлар иҗат иткән дәвердә яшәдем һәм яшим. Хәния апаң: «Үкчәгә басып киләләр, алар басмасын өчен бер адым алга атларга туры килә», – дип әйтә торган иде. Мине дә яхшы конкурентлар эшләргә дәртләндерә. Ләкин бүгенге эстрададагы конкурентлар минем уема да кереп чыкмый. Яңа калкып чыккан авторлар, аранжировщиклар минем өчен конкурент түгел.
Үзем дәрәҗәсендәге авторларның уңышларына сөенәм. Мәсәлән, «Айдарның тагын бер матур җыры туды», – дип шатланам. Ул җырны мин дә яза алган булыр идем, ләкин мин түгел бит, нәкъ менә Айдар язды бит. Мин моны кабул итәм. Иҗатташлар өчен сөенә белү – үзе матур конкурентлык. Аларның иҗаты миңа тагын да илһамланып эшләргә дәрт бирә.
Бүгенге татар эстрадасында «җыр урлау» проблемасы бар. Сезнең җырларны үзләштергәннәре булдымы? Андый очракларда авторларга әйтәсезме әллә инде дәшми калуны кулай күрәсезме?
Ничек кенә әле! Хәтта берничә очракны кискен рәвештә хәл итәргә туры килде. Хәйләкәрлекләрен эшкә җигеп, сизелмәслек итеп урлыйлар. Бер җырдан бер, икенчесеннән икенче фразаны алып җырга ябыштыралар. «Зифа апа, сезнең җыр бит бу», – дип әлеге дә баягы тыңлаучыларым хәбәр итеп тора. Әле күптән түгел генә Әнвәр Нургалиевның «Мин дә сезнең кебек» дигән җырын урлап җырладылар. «Әнвәр, дилбегәне кулыңа ал инде», – дип аңа да әйттем әле. Ә бит интернет – бик көчле әйбер, ул бер эләктереп алса, тарата да ыргыта, кабат тиз генә җыеп алырмын димә.
Сүзләрне урлау – анысы гел икенче проблема инде. Минем «гомерләр зая узмасын» дигән җөмләне кулланмаган кеше калмады инде. «Ярар соң, рәхәтен күрегез! Әдәби телебез бик бай, яңа сүзләр уйлап табарбыз», – дип елмаеп кына куям.
Берничә очракны кискен хәл итәргә туры килде, дидегез. Судка барып җиттегезме?
Мин түгел, авторлык оешмасы судлашты. Миңа бер дә авырлык китермәделәр. Үзләре барысын да хәл итеп, миңа акчасын гына кайтарып бирделәр. Андый чакларда авторлык оешмаларына таянам, алар белән бик матур мөнәсәбәтләрдә. Урлаган кешегә аз булса да сабак булды. Халык белә торган шәхес, шуңа күрә кем икәнен әйтеп тормыйм.
«Тагын бер Хәния, Салаватлар килеп чыкканын көтәм»
Зифа апа, сезнең продюсер буласы килгән чакларыгыз булмадымы?
Продюсер булу өчен, акча белән әйләндерә башларга кирәк бит артистны. Яңа чыккан җырчыларны күтәрәм дип радио-телевидениедә әйләндерү, аларны Россия буйлап күрсәтү өчен күпме чыгым, көч кирәк. Мин күрәм бит башка продюсерларның ничек эшләгәнен. Ә мин монда, булыр-булмас акчам белән, балаларны аякка бастырыйммы, продюсер булыйммы?
Башкортстанның кайбер җырчылары өчен мин болай да мәңгелек продюсер булдым инде. Кайтып-кайтып рәхмәтләр әйтәләр, синең җырларың белән үстек, синең җырларың белән кеше булдык, диләр. Бу продюсер булудан да зуррак бәя дип уйлыйм.
Үземнең хөрмәт иткән продюсерларымның берсе – Рифат Фәттахов. «Яңа татар җыры» фестивальләре оештырып, безнең җырларыбызга сулыш өрер өчен көчен салган, үз хезмәтендә минем җырларыма да бәя биргән шәхес ул.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Хәзерге кайсы яшь җырчыларны киләчәктә йолдыз итеп күрәсез?
Берсен дә үпкәләтәсем килми, ләкин күрмим андыйларны. Чөнки ике җыр җырлыйлар да үз өсләрендә эшләүдән туктыйлар. Менә бу җырчы үсәр кебек, дип карап тора башлыйсың, әллә ни арада «йолдызлана» да, күңелем кайта. Хәниянең кул арты җиңел булып, эстрадабызда тагын бер Хәния, тагын бер Салават килеп чыкканын көтәм. Салават үзе исән чакта үссен иде ул андый талантлар. Бар аның янында Данир Сабиров, Рифат Зариповлар. Ләкин нәкъ менә Салаватның үзе булып туган җырчы килеп чыгар дип өметләнәм. Ул, бәлки, минем дә берәр җырыма матур бәя биреп, мин кабат бәхетле була алырмын. Бәлки, яңадан сәхнәгә мәгънә кайтара, халык күңеленә канат куя алырбыз. Менә бит, моңыбыз бар безнең, дип әйтә башларбыз. Әмма әлегә юк. Барысын да «йолдызлык чире» юкка чыгара.
Башкортстанда иҗат итүче, әмма Татарстанда әле билгеле булмаган кайсы җырчыларны Татарстанда танытыр идегез?
Продюсер булсам, бу сорауга рәхәтләнеп җавап бирер идем. Мин хәтта җырга бәя сораганда да популяр җырчыларга – бер, танылмаганнарга икенче бәя куймыйм. Бу очракта да берсен аерып мактап, берсен хурлыйсым килми. Һәр җырчының үз юлы. Табигать биргән моң гына аз. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә җырчыларга үз-үзләрен үстерергә акыл бирсен.
Мин «күрсәтер идем» дигән җырчыларымны үзем белән гастрольләргә алып чыгып китәм. Матди яктан нык басып тормаган талантлы җырчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Җырларым белән хит-парадларда җиңәләр алар.
Башкортстанда үземнең төркемдә эшләгән Гөлшат Арсланова белән Радмир Вәлиевларым бар. Гади генә юллар белән җырлап торган ул җырчыларымның исемнәрен ике республикага танытып өлгердем. Алар белән бүген дә кулга-кул тотынышып эшлибез.
Ул бит, җырчыны халык алдына чыгарам, дип кенә түгел, җырчының үзеннән дә бик күп әйбер тора бит әле. «Танытам» дигәнең дә күңелеңне кайтарырга мөмкин. Үсә барып акылын тота белгән җырчыларга сокланам. Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәковлар – әнә шундыйлардан. Табиб булып эшләүче җырчы Гүзәл Диникеевам бар әле минем.. Барысын да хөрмәт итәм, барысына да ярдәм итәргә тырышам. Ә инде үзен үстерергә, сәхнә хакына тир түгәргә әзер булган җырчылар өчен аерым тырышам.
«Мине ике милләт үстерде»
Башкортстанда татарларга иҗат итү кыенрак, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
Минем яшьрәк чакта Татарстанга китү мөмкинчелегем бар иде. Әгәр киткән булсам, шундый шаукымлы мәдәни тормышта, бәлки, югалып та калган булыр идем. Бездә тыйнаклык көчлерәк.
Ике милләт арасында кәгазь кыстырырлык та ара булырга тиеш түгел. Башкорт-татар халкы арасына күпме генә таяк тыгып карасалар да, ике милләтнең бер сулышта яшәвен яхшы беләм. Минем киленем башкорт, кайбер туганнарым башкортлар. Мине иҗатчы буларак та ике милләт үстерде. Әгәр татар-башкорт халкы бергә үстермәсә, мин Зифа Нагаева була алмас идем. Бүген шушы ике халык үстергәннең җимешләренә рәхәтләнеп яшим мин. Шуннан соң мин ничек аерыйм, ди, татар-башкорт халкын?
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Татарстан өчен мин – ерактагы кояш. Татарстанда танытырлык итеп мине Башкортстан тәрбияләде. Аллаһка шөкер, иртә дә, соң да түгел, күзем күргәндә, колагым ишеткәндә, «Татарстанның халык артисты» булу дәрәҗәсенә дә ирештем. Бу – миңа бик кадерле исем. Башкортстан үстереп, Татарстан танырлык исем-шәрифем бар икән, мин шуны зур бәхет дип яшим. Шуңа бердәй рәхмәт әйтәм татарыма да, башкортыма да.
«Башкорстанның халык артисты» исемен алганда, «Зифага бу исем дөрес бирелмәде», – дип, бер генә булса да башкорт кешесе кыек комментарий язса икән. «Лаеклысыз, сез безнең Зифа Нагаева», – диделәр. Татарымныкын укыйм, башкортныкын аеруча кадерләп укыйм. Кәнфитләнеп әйтү түгел, бу – чын йөрәктән чыккан сүзләр.
Мин – татар кызы, татар булып яшим, рухым, көем татар һәм шулай булып калачак. Мин Татарстанга киткән булсам да югалмас идем, әмма бу дәрәҗәдәге Зифа Нагаева була алыр идемме икән?
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
Җырларыңны татарча гына түгел, башкортча да яз, яисә башкортчага да тәрҗемә ит, дигән басымнар булдымы?
Мин аны басым дип әйтмим. Башкортча да җырларга, яздырырга кирәк. дигән тәкъдимнәр булгалады. Мин гомер буе дәүләт радиосында эшләп лаеклы ялга чыктым. «Уфа вакыты 16 сәгать» дип, авызымны тутырып татарча әйттем, татарча уйладым, татарча сөйләдем, татарча җырладым. Башкача булса, бу – халкыма хыянәт булыр иде. Аллаһы Тәгалә миңа үзе кушкан үз телемдә җырларга, үз телемдә сөйләргә, үз телемдә туып, бу дөньядан үз телемдә китәргә.
Гомумән, мине халык белән дәүләт радиолары, «Шәрык» һәм «Юлдаш» радиосы таныштырды, якынайтты. «Юлдаш»ыбыз Татарстан якларына да барып җитте, ул якта да тыңлаучыларыбыз күп безнең. Интернет та элемтәләрне көчәйтте. Менә ул тарафларда инде, миннән һич акча сорамыйча, җырларымны әйләндерәләр. Минем белән – алар, алар белән мин горурланам. «Юлдаш» радиосының горур ветераны мин.
Ә инде тәкъдимнәргә килгәндә, алар, җырларыгыз телевидениеләргә күбрәк бирелер иде, дигән сәбәп белән генә булды. «Булсын, азрак бирелсен. Мин моңа һич кенә дә көяләнмим», – дидем. Шуңа күрә «кысалармы», «басалармы» дигән сүзләр бөтенләй Зифа Нагаевага кагылмый. Менә шундый бәхетле кеше мин.
«Әни әтисезлекне сиздермәскә тырышты»
Зифа апа, әтисез үскәнсез икән. Балачагыгыз авыр булгандыр.
Әни балачагымның авырлыгын белгертерлек булмады. Әни шулхәтле көчле кеше иде. Ул әле минем беренче укытучым да. Беренче сыйныфта укыганда ук күзлек кия башладым. Татар телендә әче итеп «дүрткүз» дип үчеклиләр иде мине. Еллар үткәч, 35 яшемдә күземә операция ясаттым да күзлекне салдым. Классташлар очрашуына кайткач та, «дүрткүз» дип елата идегез мине, менә карагыз, хәзер күзлек кимим инде, дип искә алдым әле.
Авыр чаклар да булгандыр инде… Әтиле кешеләрнең капка төпләренә печәнне ат белән китереп аударалар иде, без әни белән көлтәләп, иңгә салып ташый идек. Ятимлекне сизмәсеннәр дип, шәлләр бәйләп, маллар карап үстергән безне әни.
Еллар узгач, «кешенең күлмәгенә кереп», башкалар өчен әтиләр турында җырлар яза башлагач авыр булды. Әти, килеп, мине эзләп тапканда авыр булды. Табышканнан соң ул озак та яшәмәде, Казанда вафат булды, шунда җирләнде. Ике югары белемле иде әтием. Ни кызганыч, әни белән тормышлары килеп чыкмаган шул. Бездән алда да өч баласын калдырырга туры килгән булган инде аңа. Әни исә башка кияүгә чыкмады, безнең өчен яшәде, димләп килүчеләрне дә кире бора торды. Энем белән бездән кеше ясарга бөтен көчен салды, авырлыкларны сиздермәскә тырышты, әмма гомер буе йөрәктән әрнү, сагыш китмәде.
Хәзер нинди графикта яшисез, Зифа апа? Тормышыгыз тынгысызмы? Гаиләгезгә игътибар җитәме?
Телефоным аз гына тынып торса: «Минем телефонны күрмәдегезме, зарядкасы беттеме икән әллә?» – дип йөри башлыйм. Ул туганнар, ул дуслар, җырчыларым, публика халкы бертуктаусыз шалтырата, шулар белән мәш килеп яшим. Балалар, оныклар, тормыш иптәшем дә өйрәнеп бетте инде минем режимга.
Улым да, кызым да гаиләле, матур тормышларда яшиләр. Кодагый полячка, кода татар, киленем башкорт минем. Шуңа күрә безнең гаиләдә милләт мәсьәләсе беркайчан күтәрелми, бөтен телләрдә сөйләшәбез, бик дус яшибез.
Авылда өй салдык. Улым бассейннар ясап куйды. Менә бүген дә, балалардан алданрак кайтыйк дип, авылга җыенабыз. Иртәгә аларны тәмле коймаклар пешереп, сарык итләре әзерләп каршы алам, Алла боерса.
Хәзер инде кирәк булганга түгел, электән килгән дәртне, җитезлекне, җитешлекне сүндермәскә теләп яшибез. Социаль челтәрләргә дә җитешергә, заманадан артта калмаска тырышам. Яшьләр белән аралашырга яратам. Менә пандемия чикләүләре вакытында гына авыр булды. Ковид та якын күрде үземне – өч тапкыр авырдым, башка килә күрмәсен инде.
Лаеклы ялда булуга карамастан, «Туган тел» телеканалында «Күзгә-күз карашып» тапшыруын алып барам. Ул пандемия сәбәпле генә тукталып торган иде. Сентябрь аеннан яңадан башлап җибәрермен дип торам. Чөнки, тапшыруны көтәбез дип, Татарстан чаң кага, аеруча Чаллы яклары.
Тормыш иптәшегез турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.
Тормыш иптәшем турында күп сөйләмим, сөйләргә, бәлки, кирәкмидер дә.
23 ел яшәгәч, балалар үскәч, бер-беребезгә артык авырлык китермичә генә, беренче тормыш иптәшем белән аерылыштык. Шуннан соң өч ел узуга ирем гүр иясе булды...
Җиде ел берүзем яшәдем. Үземә: «Зифа, сиңа һуштан язып гашыйк булырга кирәкми», – дип әйтеп куйдым. Дөньяда иң курыкканым – гашыйк булу. Башым бөтенләй китә.
Гастрольләргә йөрим инде, тамада булып та эшлим, балаларны укытам, аларны фатирлы итү ягын уйлыйм. Шул вакыт үзебезнең Авыргазыдан булган, мин дә, туганнарым да яхшы белгән булачак ирем, биш ел элек хатыныннан аерылып, Себер якларына чыгып киткән иде. Ике баласы бар, без тормыш иптәше белән дә танышлар. Шул миңа шалтыраткалап-шалтыраткалап йөрде дә, килеп: «Яшәп карыйк», – диде. Үземнән җиде яшькә кече булгач, башта шүрләп тә куйган идем. Ләкин беркөнне иртән уяндым да: «Почему бы нет?» – минәйтәм. «Администратор кирәк сиңа, Зифа, шофер кирәк, артистларыңны йөртергә кирәк. Синең өчен үләм дип тора, өйләнергә әзер. Әйдә, ризалаш», – дидем үз-үземә. Торып киттек тә, 18 ел яшибез инде менә.
Без – икебез ике төрле кеше, шуңа күрә авыр вакытлар да булмый калмады. Ул – бик кызу канлы кеше. Яшь чак булса, мин дә пыр тузар идем. Ләкин минем музыкант дипломым янәшәсендә психолог дипломым да бар әле. Шуның бөтен методикаларын кулланып, акылымны алга куеп эш итәм.
Хәзер, бер-беребезне яхшырак белгәч, тормышны да икенче төрле алып барабыз. Балаларга белемне бергә бирдек. Фатирлар алганда да ярдәм иттек. Минем – 3, аның 6 онык, аларны бергәләп үстерәбез. Тормыш иптәше дә акыллы кеше аның, балаларга ярдәм иткәнне күрде. «Әтиегез тегеләй, әтиегез болай», – дип, балаларны әтиләренә каршы куймады. Ул яктан бер җиребез дә авыртмый безнең.
Фото: © Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан
«Операция өстәленнән, 12 куплет шигырь язып, качып чыгып киттем»
Зифа Нагаева – Татарстанда һәм Башкортстанда дан казанган иҗатчы. Бу – үз иҗатын акыллы итеп тәкъдим итә белү нәтиҗәсе. Бу нисбәттән үзегезнең нинди сыйфатларыгызны күркәм дип саныйсыз?
Сабырлык еллар белән килде. Яшь чакта миңа менә хәзер һәм бүген эшләргә кирәк иде. Ләкин, вакытлар узган саен, әкренләп догаларга мөрәҗәгать итә, аятьләр укый башладым. Дога белән бергә (догасыз юлга да чыгып китмим) сабырлык килде миңа. Шуңа күрә үземне хөрмәт итәм. Аннан тормышта бик тә үзсүзле кеше мин. Әгәр үз алдыма максат куйганмын икән, төнлә йокламасам йокламыйм, әмма шушы әйберне азагына кадәр яхшы итеп эшләп чыгам. Кемдер хисабына түгел, үзем, чөнки гарьчеллегем, үҗәтлегем һәрвакыт алда тора.
Үз алдыма шулхәтле зур максатлар куйганмын икән мин, кайвакыт исем китә. Алар артыннан куып, исәнлеккә зыян китергән чакларым да бик күп булды. Операция өстәленә йөрәк белән барып кердем дә, 12 куплет шигырь язып, качып чыгып киттем. Анысы да үзсүзлелек инде. Операция өстәленнән качып чыгып китәме кеше? «Ашыгыч ярдәм яңадан алып килә сезне, башка юлыгыз юк», – дип арттан кычкырып калды хастаханә мөдире.
Йөрәкне биш ел дәвамында ач тору юлы белән дәвалап, артык авырлыкны ташлап, барыбер эшкә керттем. Бүген дә сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Иртән йөгерәм, кич велосипедта йөрим. Кышкы күз ачмаслык бураннарда да чаңгыда йөрергә чыгып китәм. Лаеклы ялга чыккач кына руль артына утырып, үземә зур җаваплылык алган кеше мин. Моның белән дә чын күңелемнән горурланам.
Әнидән бирелгән уйлап эшләү, акыл тумыштан ук булгандыр. Ул акылны тотар өчен дипломат булырга кирәк. Кайвакыт икешәр институт бетергәннәр белән аралашасың, кызык түгел, нигезе юк. Акыллы авызлар ачылган җирдә бераз басып торасым килә. Менә шуңа кытлык кичерәм мин бүгенге көндә. Электән мине акыллы кешеләргә тарта иде, шундыйлардан гомер буе өйрәндем. Акылны үстерү өчен, төпле, белемле, акыллы шәхесләр белән аралашулар кирәк.
Бүгенге көндә нинди үкенечләрегез бар?
Бу тормышта бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килсә дә, әллә ни үкенечләрем юк. Ходай кушмаган бер әйбер дә булмас иде. Үкенечем шул гына: гел йөгердем, дөнья кудым, балаларны күтәрергә тырыштым, әнигә игътибарым җитмәде. Нәкъ җырымдагыча: әнине кадерләп, хөрмәтләп, түремдә утыртып кунак итәргә чак кына җитмәде вакытлар. Өзелеп исемә төшә, шуңа күрә үзем туып-үскән, әни гомер буе укытучы булып эшләгән авылда йорт салдым. Әнинең кабере дә күрше авылда гына. Аның янәшәмдә булуын тоеп яшим.
Рәхмәт, Зифа апа, иҗади уңышлар сезгә!