Новости по-русски

Җырчы Илнур Коләхмәтовка операция ясаганнар

Җырчы, инструменталист Илнур Коләхмәтовның аягына операция ясаганнар. Артист социаль челтәрләрендә табибларга рәхмәт сүзләре язган.

«Ярты ел элек егылган идем. Аягым башта авыртмады, тик менә күптән түгел сызлый башлады. Хастаханәгә баргач, операция кирәклеген әйттеләр. Бәлки, иртәрәк килгән булсам, операция кирәк тә булмас иде. Кем уйлаган бит аны?! Рәхәтләнеп гастрольләрдә концертлар куеп йөрдек, бер дә сиздермәде», – ди Илнур.

Җырчы сүзләренчә, операция уңышлы үткән. Аны Казанның 16 нчы хастаханәсендә ясаганнар. Илнур хәзер дә дәвалана – уколлар куйдырта, дарулар эчә. «Киләсе сезон башлана тиздән. Быел да Илсөя апа төркемендә эшләячәкмен», – ди ул.

Читайте на 123ru.net