Новости по-русски

Туфан Миңнуллин: «Безнең өчен берәү дә татар телендә кызыклы әсәрләр язмас»

Туфан Миңнуллин: «Безнең өчен берәү дә татар телендә кызыклы әсәрләр язмас»

Әлеге язма «Казан утлары» журналының 1989 елгы ноябрь саныннан алынды. Бөек татар әдибе, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе әлеге мәкаләсендә шигърият, проза, публицистика, балалар әдәбияты үсеше турында фикерләрен яза. Үзгәртеп кору чоры рухында язылса да, алар бүгенге көн өчен дә актуаль кебек.

Бүген минем, сезнең белән бергәләп, язучыларны гына түгел, ә бар кешене дә дулкынландыра торган проблемалар хакында уйланасым, гомуммилли культурабызның бер өлеше булган әдәбиятыбызда эшнең торышына җентекләбрәк күз саласым килә. Биредә безнең уйланырдай, сөйләшердәй нәрсәләребез җитәрлек. Хәзер бездә үткәннәрне тәнкыйть күзлегеннән уздыру, аларга яңача төшенү процессы бара. Бу – закончалыклы хәл. Чөнки моңарчы илебездәге хәлләрне үз вакытында һәрьяклап, хәбәрдарлык һәм демократия шартларында фикерләү мөмкинлегебез булмады. Тәнкыйть фикерләре барыбызда да тупланып килде, һәм алар менә хәзер, партиябезнең җәмгыятьне демократияләштерү политикасы үткәрүе нәтиҗәсендә, тышка бәреп чыкты.

Шулай да, әйдәгез әле, башта үзебездә булган нәрсәләргә күз салып үтик. Чөнки булган нәрсәләрне генә тәнкыйтьләргә мөмкин ич.

Соңгы вакытта радио һәм телевидение тапшыруларында, матбугат битләрендә соңгы унъеллыкларда иҗат ителгән нәрсәләрне кире кагуларны ишетергә-күрергә мөмкин. Кайбер белдерүләргә һәм раслауларга караганда, әдәбиятыбыз тирән кризис хәлендә, ул вак темалар, региональ һәм провинциаль проблемалар белән генә мавыга, философия концепциясе юк – һәрхәлдә, миндә шундыйрак тәэсир кала. Мондый раслаулар белән тулысынча килешеп буламы икән? Бездә сенсацияле, аяктан егарлык әсәрләр булмагандыр, бәлки. Әмма, минем уйлавымча, бездә спекуляциягә нигезләнгән, конъюнктур әсәрләр дә алай күп түгел.

Бу – безнең әдәбиятыбызда тотрыклылык белән аңлатыладыр. Ә авыл кешесенең характеры тотрыклы, һәм аның үз-үзен тотышында утраклык, даимилек һәм консерватизм күбрәк, бер яктан икенче якка ташланулар азрак. Татар язучылары тормышыбызны нәкъ менә шушы даимилек күзлегеннән чыгып өйрәнделәр һәм өйрәнәләр.

Аларның әсәрләрендәге геройлар, үзләре кебек үк, безнең «бөек үзгәрешләребез»не һәрвакытта да аңлап ук бетермәделәр, аларның чынбарлыкны аңлау ритмы хәзерге тормышның ярсулы ритмына туры да килми. Шунлыктан алар рәхимсез һөҗүм итүче «цивилизация» белән һәрвакыт диярлек эчтән генә конфликтта яши. Ихтимал, менә бу – кемнәргәдер провинциальлек булып, региональ проблема булып күренәдер. Болай дип белдерүчеләр, мөгаен, дөнья проблемалары белән, космос белән эш итәләрдер. Әмма, мондый нәтиҗә ясау белән, кайчак үзләренең ни сөйләгәннәрен дә ачык аңлап җиткермәүче кешеләр шөгыльләнә. Андыйлар миңа бер авыл малаен хәтерләтә: шәһәрдә йөргәндә ул берничә сәер сүз өйрәнеп ала да, авылга кайткач, шуларны кабатлап, мактанып сөйләшергә ярата, ә үзе бу сүзләрнең мәгънәсен белми дә. Әйдәгез, прозаикларыбыз тарафыннан өйрәнелә торган кайбер проблемаларга дикъкать беләнрәк карыйк әле.

Авыл үзенең гасырлар буена килгән традицияләрен җуйды, ә аларга алмашка берни дә ала алмады: буыннар арасындагы бәйләнеш бозылды; бушап калган авыллар— бушап калган күңелләр, җир үзенең кайгыртучан хуҗасыннан мәхрүм булды. Әйтегез әле, бу м региональ проблема гынамыни? Йөрәк җылысын кешеләргә бүләк итүче хатын-кыз моңа алмашка берни дә алмый. Бу хатын-кызның тормышы – провинциальлекмени? Кешеләр башкаларга төшкән кайгы-хәсрәтне аңламый һәм сизми башладылар; үзенең туган җиреннән куылган крестьян кайдадыр каңгырап йөри; яшәүне бәхет дип кабул иткән утызынчы еллар яшьләре, үзләре кебек миллионнар белән бергә, җәһәннәм михнәте кичерә, халкыбызның әле өйрәнелмәгән яки халыкка «кыргый җимерүче» ярлыгы тагу өчен генә өйрәнелгән ерак тарихы... Провинциаль проблемамы болар?

Ә шигъриятебез нинди безнең? Бүген бездә Тукай, Такташ, Жәлил, Туфан традицияләрен талантлы дәвам итүчеләр бармы? Бар, иптәшләр! Һәм алар берәү-икәү генә түгел.

Иң яхшы шагыйрьләребез кеше алдындагы җаваплылык хисен беркайчан да югалтмадылар, алар үз халкының сызланулы уй-фикерләрен һәрвакыт күңелләрендә йөрттеләр. Әйе, безнең шагыйрьләребезнең җитешсезлекләре аз түгел, әмма алар арасында битарафлыктан симергән шагыйрь кисәкләре булмады, юк һәм, мин ышанам, булмас та. Безнең поэзиябез, әдәбиятның башка жанрлары кебек үк, ныклы нигездә тора. Ул үзенең һәвәскәрлек чорын моннан мең еллар элек үк үтте инде. Безнең поэзиябез үз эшләренең профессионаллары белән иҗат ителә. Шунлыктан һәртөрле мавыгулар, төрле модалар аның нигезен какшата алмый. Тумыштан сәламәт организм һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле.

Балалар әдәбияты турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Безнең балалар өчен язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез үэ укучылары белән беркайчан да уен уйнамадылар, ә алар белән, һәммәсе дә аңларлык итеп, җитди сөйләшү алып бардылар. Кызганычка каршы, үсмерләр белән уртак тел таба алмыйбыз әле. Контактыбыз җитми. Массовый культура яшьләребезнең рухын агулый, аларны бездән аера. Кешелек культурасының шушы куркыныч дошманына каршы тору формаларын табасы иде. Драматургияне без я чиктән тыш мактап күкләргә чөябез, я рәхимсез төстә тәнкыйтьлибез. Әмма ул, шөкер, яшәүчән булып чыкты һәм яшәр дә. Аның тамырлары нык, кәүсәсе сәламәт, шулай булгач, яшь ботаклары үзеннән-үзе чыгар.

Публицистикага җентекләбрәк тукталасы килә. Чөнки ул – бүген әдәбият фронтының алгы линиясендә. Әйе, бу жанрда безнең темалар төрлелеге җитми, проблемаларның киңлеге һәм тирәнлеге канәгатьләндерми. Без күбрәк мәгърифәтчелек белән мәшгуль. Без үз мәкаләләребездә татар интеллигенциясе тарафыннан моннан йөз ел һәм аннан да күбрәк элек күтәрелгән проблемаларны кузгатабыз. Әмма бу – безнең язучыларыбызның гаебе түгел. Октябрь революциясе нәтиҗәсендә канат җәйгән татар милли культурасы һаман чәчәк атуга таба барды. Ләкин, тора-бара, ленинчыл милли политиканың бозылуы аның үсешен туктатты. Без бүген туган телебезнең юкка чыгуы чигендә торабыз. Кешелек мөнәсәбәтләренең әле өйрәнелмәгән тирән катламнарын эшкәртәсе урында, без туган телебезне саклау кирәклеге турында язарга, «ике икең – дүрт» икәнлеген исбатларга мәҗбүр булабыз. Әйе, безне моңа мәҗбүр иттеләр, һәм без башкалар мондый хәлнең куркыныч булуын аңлаганга кадәр шуны исбатларга бурычлыбыз. Без моны туган телебезне өйрәнү турында сүз боткасы тукталганчыга кадәр, бетерелгән милли мәктәпләрне, балалар учреждениеләрен торгызу өчен шартлар тудырылганга кадәр сөйләячәкбез. Гомуми мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телне өйрәнү түгәрәкләре — бары тик кислород мендәре генә алар.

Туган тел проблемасы ничек кенә тормасын, безнең башка мөһим гомумкешелек мәсьәләләренә кул селтәп карарга хакыбыз юк. Мәсәлән, без «экология» сүзен еш кулланабыз. Ләкин, сөйләшүне профессиональ дәрәҗәдә алып бару өчен, аны һәрвакытта да тирәнтен өйрәнмибез. Заман хәзерге публицистлардан экономика, социаль һәм политика мәсьәләләрен дә тирәнтен белүне таләп итә. Әгәр моннан ун-унбиш ел элек дилетантлык бик үк сизелмәсә дә, бүген, кем әйтмешли, белемнән башка ерак бара алмыйсың. Ә өйрәнелә торган теманың эчке серләрен яхшы белү бер публицистикага гына кагылмый.

Безнең бай традицияләребез, әдәби иҗат мәктәбебез бар. Шунлыктан үз алдыбызга катлаулырак бурычлар да куя алабыз. Бигрәк тә художество чараларын үзләштерү, осталык кирәк безгә. Әдәбиятның билгеле бер карарларга гына җайлашуы, аңа бәя бирүне тематика белән генә чикләү кайбер язучыларда әдәби хезмәткә җиңел мөнәсәбәт тәрбияләде. Кызганычка каршы, сүзгә ихтирам берникадәр йомшарды, без аны һәрвакытта да тоемламыйбыз һәм тәнкыйтьчеләребез дә әдәбиятыбызны художество ягыннан аз өйрәнәләр. Милли әдәбиятта милли телне белүнең мәҗбүри булмавы турындагы фикерләр шуннан килеп чыга торгандыр, мөгаен. Татар телен белмәүләренә, хәтта аңа кимсетеп карауларына карамастан, татар халык язучысы роленә дәгъва итүче иптәшләр барлыкка килде. Әдәби телгә мондый мөнәсәбәт бүген бик тә куркыныч. Кеше теләсә нинди телдә язарга хокуклы. Моның өчен талант кына кирәк. Татар милләтендәге күп кенә язучылар башка халыклар әдәбиятына намус белән хезмәт иттеләр һәм итәләр. Аларның күбесенә без хөрмәт белән карыйбыз. Әсәрләрен тәрҗемә итәбез, китапларын чыгарабыз. Ләкин язучының билгеле бер милли әдәбиятта булуы, барыннан да бигрәк, тел буенча билгеләнергә тиеш. Мин моны съездыбыз резолюциясенә кертүне сорыйм. Чөнки хәтта үз әдәбиятыбызда «татар телен белү мәҗбүри түгел» дип тану юлы белән телебезгә рәхимсез һөҗүм итү бара. Шуннан соң нәрсә кала инде? Әгәр татар әдәбияты татар теленнән башка да чәчәк ата ала икән, милли мәктәпләр турында сөйләшү нәрсәгә кирәк?

Әйе, мин сизеп торам: нәрсә турында гына сөйләшә башласам да, туган тел проблемасына килеп төртеләм. Нишлисең, һәркем авырткан җире турында сөйләргә ярата бит. Чөнки әдәбиятыбызның киләчәге бөтенләе белән һәм тулысынча туган теленең киләчәгенә бәйле. Кызганычка каршы, безнең башка юлыбыз юк.

Үткәннәргә тәнкыйтьчел бәя бирү белән бергә гомуми инкарь итү рухы үтеп керә бара. Барысын да инкарь итәбез: үсешебезне тоткарлаган начар якларны да, аталарыбыз каны белән, намуслы хезмәтебез белән яулаган һәм рухи байлыгыбыз булып торган яхшы якларны да.

Без бер-беребезне сүгәргә яратабыз, кайчак үз әдәбиятыбызга артык иркенлек бирәбез. Ә бит без, татар язучыларының бер генә әсәрендә дә каршылыклар идеяләре, татар халкын башкаларга караганда өстен кую идеяләре пропагандаланмады һәм пропагандаланмый, дип горурлык белән белдерә алабыз. Тукай үзенең туган телен бөек, куәтле тел дип атамады. Аның өчен ул туган тел, әти-әни теле булды. Классикларыбыз һәм аларны дәвам иттерүчеләр бердәмлек турында, туганлык һәм дуслык турында яздылар һәм язалар. Без бу изге традицияне сакларга тиеш. Үзебезнең милли культурабыз өчен барыбыз да кайгырта. Әмма башка халыклар белән мөнәсәбәтләр турында сүз барганда, бер яктан икенче якка ташлану куркыныч ул. Бүген кибетләрдә шикәр җитми — монысы начар, әмма түзәрбез, сабын юкка чыкты — аның булырына ышанабыз.

Без — совет халкы — узындырылган халык түгел, кыенлыкларга түземле халык. Әмма безнең иң мөһим байлыгыбыз бар ул — бердәмлек. Санлыйк аны!

Менә ничә ел инде яхшылыклар көтеп яшибез. Тормышыбызда үзгәртеп кору процессы бара, хокукый дәүләтнең шытымнары — хәбәрдарлык, демократия барлыкка килде. Ләкин без тагын да күбрәген көтәбез.

Кайберәүләр могҗиза көтәләр — ниндидер тылсымчы килеп чыгар да, күз ачып йомганчы бөтенесен үзгәртер дә куяр, янәсе. Әмма, планнарыбыз тормышка ашсын өчен, кемнәрдер актив көрәшергә дә тиеш бит. Безнең өчен берәү дә килеп эшләмәс, безнең өчен берәү дә кызыклы әсәрләр язмас, бигрәк тә татар телендә.

Әйдәгез, үз каләмебез белән, үз сүзебез белән үзгәртеп коруның актив, сәламәт көчләренә кыенлыкларны җиңәргә, максатларга ирешергә ярдәм итик.

Читайте на 123ru.net