Новости по-русски

Йолдызлы туй: Артур Mauzer һәм Лия Шәмсиналарның туена ничә кунак килгән?

Йолдызлы туй: Артур Mauzer һәм Лия Шәмсиналарның туена ничә кунак килгән?

Бүген Чаллыда музыкант Артур Mauzer һәм җырчы Лия Шәмсинаның туе гөрли.

Туйны Артур һәм Лия «Әйе» дигән яна җырлары белән башладылар. Мәҗлес шәһәрнең бер затлы ресторанында уза. Туйга 140 кунак чакырылган. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, Казахстан, Башкортстан,  шулай ук Мәскәү, Дубай шәһәрләреннән кайткан кунаклар да бар.  

Туй хәләл форматта үтә.

Артур белән Лияне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов котлый.

 

Туйда татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Илназ Сафиуллин, Гүзәлем һәм Салават Миннеханов, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Гүзәлия һәм башкалар бар.

 

 

Читайте на 123ru.net