Новости по-русски

Аерылышырга җыенган ир хатынын тәрәзәдән төртеп төшергән

Калининград шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек ир-ат хатынын дүртенче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир белән хатын аерылышырга җыена. Алар шул турыда талаша. Аш бүлмәсендә талашкан вакытта, ир хатынны тәрәзәдән төртеп төшерә. 35 яшьлек хатын исән кала, аның башы һәм гәүдәсе имгәнгән. Хәзер ул хастаханәдә ята.

Иргә карата «үтерергә маташу» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Тикшерүчеләр ачыклык керткәнчә, бу гаилә яхшылар рәтендә була, моңа кадәр хокук саклау һәм күзәтчелек органнарында хисапта тормаган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net