Новости по-русски

Венера Аитованың әбисе мәзәк сөйли: «Оҗмах ишеген ачып карыйм, балалар булса, кермим»

Венера Аитованың әбисе мәзәк сөйли: «Оҗмах ишеген ачып карыйм, балалар булса, кермим»

«Көне буе өч оныкчык караганнан соң, Нурия әбием мәзәкләр «манчый» башлады. 93 яшьтә һәм бернинди шәхси тормышы юк», – дип язган социаль челтәрдәге битендә журналист Венера Аитова.

Нурия әби оныклар карап алҗыган карчык турындагы популяр мәзәкне сөйләгән.

«Бер әби оныкларын һәм оныкчыкларын карап үстергән. Син туры оҗмахка керәсең инде, дигәннәр аңа. Белмим әле, баргач ишеген ачып карармын, балалар булса, кермим, дип әйткән», – дип көлә ул.

Читайте на 123ru.net