Новости по-русски

Сәйдә Мөхәммәтҗановадан дөньякүләм популяр хит инглиз, татар, гарәп телләрендә – видео

Сәйдә Мөхәммәтҗановадан дөньякүләм популяр хит инглиз, татар, гарәп телләрендә –  видео

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова «The Beatles» төркеменең дөнья күләмендә популяр «Let it be» җырын инглиз, гарәп һәм татар телләрендә башкарган. Җырларны Сәйдә социаль челтәрдәге сәхифәсенә «Матурлык көн саен» хештэгы белән куеп барган.

«Let it be» җырының соңгы версиясен тәкъдим итәбез. Дөресен әйткәндә, әле рус телендәге куплеты да бар аның. Репертуарымда популяр хитның 4 телдәге версиясе барлыкка килүгә бик шатмын. Бик шәп килеп чыкты. Җырларын шулай яхшы итеп «бозганга» «The Beatles» бездән көнләшер иде», – дип шаярткан ул. 

Татар телендәге версиясе өчен җырның сүзләрен Сәйдә үзе тәрҗемә иткән. Фортепианода Искәндәр Мостафин уйный. 

Читайте на 123ru.net