Илсөя Бәдретдинова әби булгач чынга ашырачак хыяллары белән бүлешкән
«Әби булырга насыйп булса... Бәләкәй генә авыл өе алачакмын. Анда минем беседкам булачак. Ул беседканы алмагачлар урап алган булачак. Ә өстәлдә банкага утырткан чәчкәләр һәм алма пирогы булачак… Алма кагы, алма вареньесы белән алма рәсеме төшкән чашкалардан алма чәе эчәчәкмен. Бер ягымда оныкларым, икенче ягымда зур, симез мачы ятачак», – дип язган социаль челтәрдәге битендә атказанган җырчы Илсөя Бәдретдинова.
Ул шулай ук мәче белән видео да куйган. Видеода күренгәнчә, җырчы мәчеләрне бик ярата. Ул ата мәчеләрне «песи» дип түгел, ә «мачы» дип атау яклы.
Тамашачылар җырчының хыяллары чынга ашуын теләп калган.
«Мачыны миннән алып, симертеп куйыйк әле. Авылда 4 штук, китереп бирәм», – дип тәкъдим иткән пародия остасы Алсу Фарукшина.
«Алмагач утыртырга вакыт инде», «Өйне ник сатып аласың, үзең теләгәнчә сала башла инде» – дип, Илсөянең хыялларын чынга ашыруны тизләтергә теләүчеләр дә бар.
«Мачы түгел, мачо ятсын, дип телик әле», «Вәт шул бәхетле мачы булсаң иде», «Илсөя, җаным-бәгърем, үләм синең хыялларыңны укып. Шулкадәр затлы уй-фикерләрең», – дип комментарий калдырганнар.
«Әмма сезнең анда утырырга вакытыгыз булмаячак», – дип кисәтеп куйган стажлы әби.