Новости по-русски

175нче гимназиядә атыш оештырган Галәвиев эшен тикшерү азагына якынлаша

Казанның 175 гимназиясендә былтыр майда атыш оештырган Илназ Галәвиев эше сентябрь азагында судка җибәрелергә мөмкин, дип яза https://kazanfirst.ru.

Хәзерге вакытта Галәвиев иҗанять эшен өйрәнә. Суд карары буенча, Галәвиев кулга алынган көннән бирле сак астында.

Генераль прокуратура фикеренчә, 175 гимназия җитәкчелеге һәм сак хезмәтен тәэмин иткән фирма гамәлләрендә җинаять составы юк.

Әмма гаепләүче як – тикшерү комитеты аларны җинаятькә җәлеп итәргә җыена. Тикшерү фикеренчә, директор Әминә Вәлиева, «Союз пожарного мониторинга» ширкәте инженеры Марата Җиһаншин һәм «Ваша безопасность» ширкәте җитәкчесе Сергей Иванов куркынычсызлыкны тәэмин итмәүдә гаепле.Мәсәлән, гимназиядә сак булмаган, уку йортының ишеге ачык булган, укучыларны, укытучыларны кисәтү өчен динамиклар эшләмәгән. Әмма, инде искәртелгәнчә, Генераль прокуратура бу кешеләрнең гамәлләре белән Илназ Галәвиев эшләгән җинаять арасында бәйләнеш күрми.

Беренче экспертиза Илназ Галәвиевның үз гамәлләренә җавап бирмәве хакында нәтиҗә ясаган иде, шуннан чыгып, бу кеше үз акылында булмаган дигән хәбәр таралды. Тикшерү комитеты рәисе Алесандр Бастрыкин мондый нәтиҗәнең сәбәбен аңлатты. Иң беренче экспертиза вакытында үтерүченең деструктив субкультура тәэсирендә булуы исәпкә алынмаган. Икенче экспертизада Илназ Галәвиевның мондый юнәлештәге башка кешеләрнең тәэсирендә булуы ачыкланган. Шул исәптән, беренче чиратта Керчьтагы уку йортында студентларны аткан Владислав Росляков турында сүз бара. 18 яшьлек студент Росляков 2018 елда үзе ясаган бомба шартлатып һәм атып 21 кешене үтерде, дистәләгән кешене яралады һәм үзен үзе атып үтерде. Галәвиев шушы кешенең гамәлләрен кабатлаган, дип саный экспертиза. Ул үзенең ни эшләгәнен аңлаган дип табылган һәм шул сәбәпле, суд каршына басачак.

Галәвиев һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше үлде, шуларның җидесе – балалар.

Читайте на 123ru.net