Новости по-русски

Айгөл Бариева: «Аның туган көнендә мин моны эшләргә тиеш»

Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм иренең туган көнендә кичә үткәрергә булган.

«Озак уйладым. Яшермим…

Ләкин, мин моны эшләргә тиеш, дип карар кылдым.

Аллаһка тапшырып, нәкъ менә аның туган көнендә. Бу кичәдә барыгызны да көтеп калабыз. 

Яныбызда булганнарга һәм арабыздан киткәннәргә рәхмәтле булып, очрашырга язсын, дусларым», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Артистның танышлары һәм дуслары бу карарны хуплап каршы алган һәм килергә вәгъдә иткәннәр.

Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповны соңгы юлга озатуы турында язган идек.

Читайте на 123ru.net