Гөлназ Асаева: «Минем ирем дә барачак. Ул әзер!»
Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә фронтка барудан качып йөргән ир-атларны тәнкыйтьләгән.
«Бәлки мин бу мәсьәләдә бөтен нәрсәне дә аңлап бетермимдер. Әмма мин, кеше буларак, «үзегез сугышыгыз» дип үз иленнән качкан ирләрне аңламыйм. Кеше биредә туып-үскән, яшәгән, акча эшләгән һәм менә авыр көн килү белән ул әти-әнисен, якыннарын, туганнарын калдырып качып китә. Мин шокта. Без Вильдан белән бу турыда сөйләштек. Мин 99 процент ышанып әйтә алам – минем ирем дә сугышка барачак. Ул әзер, ул тели. Чөнки моннан качып булмый. Әгәр дә ул башка фикердә булса, без, мөгаен, бергә дә булмас идек.
Ә инде концертлар куюга килгәндә бер нәрсә әйтәм. Сез барыгыз да эшлисе бит, беркем дә сезне моның өчен тәнкыйтьләми. Сездән дә юк-бар сөйләмәвегезне үтенәм. Без дә кешеләр, без дә кредитлар түлибез», – дип сөйләгән Гөлназ.