Новости по-русски

Иркәнең ире махсус операциягә китә: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде»

Иркәнең ире махсус операциягә китә: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде»

Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдәге аккаунтында ире – Артур Шабакаевның махсус операциягә китәчәге турында язган. Җырчы чакыру кәгазен фотога төшергән һәм: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде. Э-эх, яраткан көзем, кайгылы килдең бу юлы», – дип язып куйган. Аңа комментарийлар калдырмаганнар.

Кәгазьдә: «Шабакаев Артур, 30.09.22, повестка к 8.00», – дип язылган.

Сәнгать өлкәсендәге кешеләргә военкоматка чакыру кәгазе килгән очрак булды. Моннан берничә көн элек, музыкант, алып баручы Ильмир Ямалов та үзешчән җырчы дусты Илсур Шәйдуллинны махсус операциягә алып китүләре турында язган иде. 

Читайте на 123ru.net