Новости по-русски

«Илем ыңгыраша. Авыртудан» – Эльмира Җәлиловадан үзәк өзгеч шигырь

Шагыйрә Эльмира Җәлилова илдә барган вакыйгаларга карата әрнүен шигъри юлларга салган. 

Салкын яңгыр юа яңагымнан.

яңа гына

көзгә кергән җирдә басып торам. 

дәшәрлек тә, яшәрлек тә көч юк – 

илем ыңгыраша. авыртудан.

көз ачы җил элә кыекларга  –

җан өшүдән 

тешем тими тешкә.

кайсы кыялардан кычкырыйм соң:

«җиңүчеләр булмый үтерештә!»

бүгенгедән, иртәгәдән әнә 

хәрәбәләр калка берәм-берәм.

тораташтай катып басып торам аңсыз,

дансыз, җансыз

һәм ирләрсез калган илем белән...

Читайте на 123ru.net