Новости по-русски

Миләүшә Айтуганова: «Мондый куркыныч хәлләр булганын хәтерләмим»

Миләүшә Айтуганова: «Мондый куркыныч хәлләр булганын хәтерләмим»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе социаль челтәрдәге аккаунтында башына «СССР» дип язылган кызыл яулык бәйләп төшкән фотосын куйган һәм бүгенге вазгыятькә карата кичерешләре белән уртаклашкан.

«Сәлам, дуслар! Сез исән-саумы?..

Соңгы арада СССР турында күп сүзләр йөри. Мин – СССР баласы. «Типичный»! Октябренок, пионер, комсомол, макулатура һәм металлолом җыйган, коммунизмга ышанган бала. Брежнев үлгәч, ихластан еладым...

Ничә чор күргән балалар без... Ләкин мондый куркыныч хәлләр булганын хәтерләмим. Бүгенге көндә ниндидер бушлык... Сездә дә шулаймы?» – дип язган Миләүшә ханым.

«Бүген барган вакыйгаларның чынлыкта икәненә кайчак ышанып та булмый, иң аянычы – балаларның киләчәге шомлы», – дигән журналист, продюсер, профессор Миләүшә Айтуганова.

Фото: Миләүшә Айтуганованың шәхси аккаунтыннан

Читайте на 123ru.net