Новости по-русски

Руслан Кираметдинов «төрттерә торган» җыр башкарды

Руслан Кираметдинов «төрттерә торган» җыр башкарды

«Күңел» радиосы уздырган «Безнең яшьлек җырлары» концертында Руслан Кираметдинов 2 җыр башкарды. 

Беренче җыр «Кайтырсыз әле бер» («Читләргә китәсез») иде. Икенче җырны ул «төрттерә торган җыр» дип игълан итте. «Төрттерә торган» икәнен җырлый башлагач аңларсыз», – диде ул һәм Зөфәр Хәйретдиновның «Соңрак син сагынырсың» җырын җырлады.

Читайте на 123ru.net