Новости по-русски

Филләр хәмер эчкән һәм егылышып йокыга талган – видео

Филләр хәмер эчкән һәм егылышып йокыга талган – видео

Эш атнасы азагы кешеләр өчен генә түгел, хайваннар өчен дә бәйрәмгә әверелгән. Әлеге вакыйга турында РЕН ТВ каналы яза.

Һиндстанда иң зур хайваннар – егермеләп фил – хәмер салынган зур чаннар янына килеп чыккан. Бу хәмерне бер авылда яшәүче кеше ясаган булган.

Филләр ликер ясый торган төнәтмә эчкән һәм, исереп, урманда йокыга киткәннәр. Алар хәмерне бөтенләй эчеп бетергән.

Әлеге эчемлекне биредә үсә торган агач чәчәкләреннән әзерлиләр икән.

Филләр көтүе аңсыз егылышып ятканны видеога төшергәннәр. Зоологларны чакырганнар. Алар филләрне караган һәм «үлмиләр» дип нәтиҗә чыгарган. Филләргә йокы туйдырырга кирәк булуын гына искәрткәннәр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net