Новости по-русски

Җәлил хастаханәсе баш табибы Евгений Окшин 18 ноябрьгә кадәр эш урынында калачагын әйтте

Җәлил хастаханәсе баш табибы Евгений Окшин 18 ноябрьгә кадәр эш урынында калачагын әйтте

Сарман районы Җәлил бистәсе хастаханәсендә баш табиб вазифасында эшләгән табиб-хирург Евгений Окшин 18 ноябрьгә кадәр эш урынында калачагын әйтте.

«Мин әле китмәдем. Минем хәзер «отработка» вакыты бара. Ул җомга көнне тәмамлана», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Исегезгә төшерәбез, узган атна ахырында редакциягә Җәлилдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итеп, табиб Евгений Окшинның бик яхшы белгеч булуын, аның эштән китүе белән риза булмауларын әйттеләр. Сарман районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов Окшинның эштән китүен раслады. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Евгений Окшин үзе мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән, дип җавап биргәннәр иде. «Татар-информ» журналисты бүген дә министрлыкның матбугат хезмәте белән элемтәгә керде һәм «мәсьәлә әле хәл ителмәде» дигән җавап алды. 

  • Җәлил бистәсендә шау-шу: баш табибның эштән китүе халыкта ризасызлык тудырган
  • Җәлил хастаханәсе табибы Евгений Окшин эштән китүе турындагы сорауга җавап бирде

Читайте на 123ru.net