Новости по-русски

Уфадагы фатирның йокы бүлмәсендә бер метрлы елан тапканнар

14 ноябрьдә кич белән Уфаның Злобин урамындагы бер фатирда елан табылуы турында коткаручыларга шалтыратып әйтәләр. Елан йокы бүлмәсендә тәрәзә төбендә була. Бу турыда Уфаның Гражданнарны саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урынга килгән коткаручылар бүлмәдә бер метр чамасы озынлыкта елан таба. Аны махсус кыстыргычлар ярдәмендә тоталар. Хәзер ул коткаручылар оешмасы бинасында.

Белгечләр фикеренчә, бу Амур еланы. Ул агулы түгел, кешегә дә куркынычы юк. Якын арада аны волонтерларга тапшырачаклар.

Моңа кадәр Сипайловодагы күп фатирлы йортта Амур еланы табылган булган. Ул вакытта матбугат чаралары һәм социаль челтәрләр аша еланның хуҗасын да тапканнар.

Читайте на 123ru.net