Новости по-русски

Нияз Рахман «Мәйдан» телеканалындагы Яңа ел тамашасын ошатмаган

Нияз Рахман «Мәйдан» телеканалындагы Яңа ел тамашасын ошатмаган

Алып баручы, журналист Нияз Рахман Яңа ел төнендә «Мәйдан» телеканалы күрсәткән «Могҗизалар үзәге» музыкаль тамашасын ошатмаган. 

«Мәйдан», бу нинди ужас? Илмир Ямаловтан яшь Гитлер ясаганнар. Телевизор караучыларның нинди гаебе бар? Уйлап, лаеклы сценарий язып булмады микәнни?» – дип, Яңа ел тамашасыннан кадрлар белән уртаклашкан ул. 

Телеканалдагы «Могҗизалар үзәге» ул – тылсымлы кибет буларак тәкъдим ителде. Нияз Рахман ошатмаган кибет сакчысы ролендә алып баручы Илмир Ямалов, ә сатучы булып артист Ләйсән Мәхмүтова уйнады. Тамашада бик күп җырчылар катнашты. 

 

Читайте на 123ru.net