Новости по-русски

Юмор: Данир Сабиров гарәпчә сөйләшә: «Нәгыймова - Кираметдинов» ничек тәрҗемә ителә?

Юмор: Данир Сабиров гарәпчә сөйләшә: «Нәгыймова - Кираметдинов» ничек тәрҗемә ителә?

ТНВ каналындагы Яңа ел тамашасында Данир Сабиров, гарәп шәйхы образында елга анализ ясады.

Юмор остасы, гарәп акценты белән сөйләшкән булып кыланып, танылган артистларның исемнәрен атый. «Тәрҗемәче» бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын «тәрҗемә итә».

«Шәйх» Зәйнәб-Зөфәр, Уразова-Хәкимов, Зөлфия-Җәвит дигәне – «озак еллар яратышып яшәгез», Тямай-Элвин Грей дигәне «талашмагыз», «Нагимова-Кираметдинов» дигәне аерылмагыз дигәнне аңлата булып чыга. «Танеко, Татнефть» дигәннәре «бай яшәгез» икән. 

«Сарымсак» – чирләмәгез, «Вадим Захаров» – таза булыгыз, «Винарис» – әмма тазармагыз, «Рифат Зарипов» – «фигурагызны саклагыз». 

Казан белән Дубайның охшаш ягы нәрсәдә, дип шаярта юмор осталары. Аннары нәтиҗә ясыйлар – икесе дә бай шәһәрләр, икесендә дә кар чистартасы юк.

 

Читайте на 123ru.net