Новости по-русски

«Бәхетле булыгыз» - Гөлназ Сираева сөйгәнен күрсәтте?

«Бәхетле булыгыз» -  Гөлназ Сираева сөйгәнен күрсәтте?

Яңа ел төнендә җырчы Гөлназ Сираева бик тә серле фотосын күрсәтте. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә шәхси тормышын бер яклап та күрсәтмәгән, бу турыда бер генә массакүләм мәгълүмат чарасына да сөйләмәгән Гөлназ бер ир-егет белән кочаклашып тора. Арттагы фонда матур итеп әзерләнгән бәйрәм табыны, ә җырчының кулында бокал белән шампан шәрабе. Үзе бик тә бәхетле елмайган. Тик менә фотодагы егет кенә халыкка арты белән борылган, өстәвенә әле капюшон да киеп куйган. Гөлназ Сираева янәшәсендә якын кешесе барлыгын күрсәтсә дә, аның кем икәнлеген яшереп калуны кулай күргән. 

Әлеге фотога дуслары күп итеп «ут», «шәп» кебек смайллар тезеп калдырганнар. «Бәхетле булыгыз», «Яңа еллар белән сезне», – дип язганнар. Сәхнәдәш дусты Ильмира Нәгыймова исә: «Минем «Кочакладым, җибәрәсем килми» җырын куярга иде сезгә», – дигән. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Читайте на 123ru.net