Новости по-русски

Атасын үтереп, мәетен тураклаган ир-ат: «Кешегә охшаган робот ул»

Атасын үтереп, мәетен тураклаган ир-ат: «Кешегә охшаган робот ул»

АКШта яшәүче ир-ат атасын робот дип күз алдына китергән һәм атып үтергән. Аннары ул мәетне тураклаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Индиана штатында яшәүче ир-ат атасын кешегә охшаган робот белән алмаштырганнар, дип сөйли.

Шон Хейс исемле бу кеше турында полициягә аноним шалтыратып әйтәләр. Шалтыратучы кеше сүзләренчә, Хейс атасын роботка әверелдерделәр, дип раслый. Шуңа күрә ул роботны үтерергә карар кыла.

Ләкин полиция соңга кала, алар килеп җиткәндә, җинаять кылынган була инде. Хокук саклаучылар килгәндә, Хейс машинасына утырып китергә җыена. Аннан атасы турында сорыйлар.

«Кешегә охшаган робот ул. Ул әнә тегендә ята. Миңа аны атып юк итәргә туры килде», – дип сөйли Хейс.

Ишек төбендә чыннан да мәет ята. Ир-атны күкрәгенә һәм башына атып үтергәннәр, мәет исә кисәкләргә туракланган.

Сорау алган чакта, Хейс атасын үтермәвен, робот кына зыян күрүен сөйли. Ләкин хокук саклаучылар ачыклаганча, гаепләнүче ир-ат шул рәвешле итеп җинаятен яшерергә маташа.

Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net