Новости по-русски

Башкортстанда ир белән хатын һәм аларның улы янып үлгән

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

4 гыйнварга каршы төндә төнге икеләр тирәсендә Ибракай авылында шәхси йортта янгын чыга. ЯНгын сүндергәндә 84 һәм 82 яшьлек ир белән хатын, аларның 54 яшьлек улының мәете табыла.

 

Урында тикшерүчеләр һәм коткаручылар эшли. Тиешле экспертизалар билгеләнгән.

Якынча версия буенча, янгын электр җиһазлары аварияле режимда эшләү аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Читайте на 123ru.net