Новости по-русски

Филүс Каһиров ун ел яшәгәннән соң хатынына тәкъдим ясаган – видео

Филүс Каһиров ун ел яшәгәннән соң  хатынына тәкъдим ясаган – видео

Филүс Каһиров үзенең чын романтик икәнлеген раслаган: җырчы тормыш иптәше Эльмирага 10 ел бергә яшәгәннән соң тәкъдим ясаган. Әлеге матур вакыйга пар Дубайда ял иткәндә, яхтада булган. «Үз вакытында мин моны эшли алмадым», – дип, кесәсеннән йөзек алып кидерткән ул хатынына. Көтелмәгән сюрприздан Эльмира шатлык күз яшьләрен тыеп кала алмаган.

«10 елдан соң тәкъдим!

9 ел очрашып йөргәннән соң, без «өйләнешергә вакыт» дигән фикергә килдек. Йөзек бүләк итеп романтик рәвештә тәкъдим ясаулар булмады. Әлбәттә, хатын-кыз буларак, мин бу хакта Филүскә җае чыккан саен искәртеп тордым. Ниһаять, кичә Филүс миңа тәкъдим ясады. Инде 10 ел бергә яшәсәк тә, хисләрне тыеп торуы бик кыен булды.

Филүс исә, мин бу турыда алдан белмәмме, йөзекнең размеры туры килерме, ул миңа ошармы, нинди сүзләр әйтергә икән, дип борчылган.

Мин бөтенләй көтмәгән идем. Барыгызга да мәхәббәтегезне картлык көнегезгә кадәр саклап, бер-берегезгә шундый хисләр бүләк итеп яшәвегезне телибез», – дип язган Эльмира социаль челтәрләрдә.

Дуслары Каһировлар турында «соклангыч пар» дип яза. «Гаиләгездәге гармония 40 ел гомер иткәннән соң да бүгенге кебек үк калсын», «Бик бәхетле чагыгыз. Сезнең кебек гаиләләр күбрәк булса иде», «Мәхәббәтегез сезне гомер буе озата барсын», – диләр аларга.  Шулай ук 2 малай үстерүче Филүс белән Эльмирага Дубайдан бер кечкенә кызчык алып кайтырга да кушканнар.

 

 

Читайте на 123ru.net