Новости по-русски

Илшат Сафин чәчәк бәйләмнәре белән: «Мин әзер»

Илшат Сафин чәчәк бәйләмнәре белән: «Мин әзер»

Әллә Илшат Сафин сөйгәненә тәкъдим ясаганмы?

Илшат Сафин татар эстрадасында буйдак егетләр исемлегендә тора. Бу көннәрдә ул үзенең социаль челтәрендә чәчәк бәйләмнәре белән фото урнаштырды. Пост астында: «Мин әзер», – дип язган ул.

Билгеле, тамашачының күбесе Илшатның өйләнергә әзер булуы турында уйлап куйган. 

Җырчы Алинә Сафиуллина: «Илшат, ялгышасың, иртә ич», – дип язган. Илшат администраторы Рөстәм Галимҗанов: «Ничек мин белмичә калдым?» – дигән.

Ә эш менә нәрсәдә икән: Илшатның бу чәчәк бәйләмнәре юбилярга дип алынган. Илшатны юбилейга чакырып, юбилярның балалары әниләренә бүләк ясаган. Шуны әйтергә кирәк: бу букетта 101 роза! 

Белешмә өчен, 29 яшьлек Илшат Сафинның әле дә йөрәге буш. «Йөргән кызым юк», – ди ул.

Читайте на 123ru.net