Нәфис сүз остасы Сөмбелә Вәлиәхмәтова әни булган
![Нәфис сүз остасы Сөмбелә Вәлиәхмәтова әни булган](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/1/9/387230614de201aafc42d43fdf494d9b.jpeg)
Сөмбелә Вәлиәхмәтова Ришат Төхвәтуллин төркемендә алып баручы булып эшләгән иде.
Алып баручы Сөмбелә Вәлиәхмәтовадан сөенечле яңалык: ул әни булган. Айдар һәм Сөмбелә Вәлиәхмәтовларның кызлары туган.
«Аллаһның киң рәхмәте белән бүгенге чатнама суык кышкы таңда без әти-әни булдык. Фани дөньяга рәхим ит, балам», – дип язган Сөмбелә «Вконтакте» социаль челтәрендә.
Барысы да гаиләне котлаган, сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләгән. Без дә котлауларга кушылабыз.