Новости по-русски

Тукай районында яшәүче ир-ат хатынын үтереп, бакчада җиргә күмеп куйган

Тукай районында элеккеге хатынын үтереп, мәетен бакчага күмеп куйган ир-атны хөкем итәчәкләр. Ул гаебен таныган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Прокуратура җинаять эшен судка тапшырган. Хәзер суд процессы башлану вакыты билгеләнә.

Фаҗига 2022 елның августында була. «Санаръ» бакчачылык ширкәтендәге бер участокта ир-ат элеккеге хатыны белән талаша. Алар уртак милекне бүлешә алмау, бер-берсенең шәхси тормышына кысылу сәбәпле, еш кына талашып тора. Чираттагы җәнҗал вакытында ир хатынга дүрт тапкыр суга. хатын диванга егыла, ир аны буа башлый.

Хатын сулаудан туктагач, ир аның мәетен бакча участогында җиргә күмеп куя. Җинаять эзләрен яшерү өчен ул «имеш югалган» хатынны эзләргә дә ярдәм итеп йөри.

Мәетне тапкач, җинаятьче гаебен таный. Экспертиза аның үз акылында булуын ачыклый. Бу ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net