Новости по-русски

Саламнан гошер сәдакасы түләргә кирәкме?

Саламнан гошер сәдакасы түләү мәсьәләсенә аңлатма Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Әссәламегаләйкүм! Минем җир кишәрлегем бар. Мин анда бодай утыртам һәм аннан даими рәвештә гошер чыгарам. Әмма бер мәсьәлә бар: бодай сабагыннан салам әзерлиләр һәм терлекчелектә файдаланалар. Бу саламнан да гошер сәдакасын бирергә кирәкме?

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Сезнең очракта саламнан гошер түләү бурычы тормый, чөнки сез бодай үстерүне максат итеп куйгансыз. Хәнәфи мәзһәбе китапларында болай диелә:

«Җирне эшкәрткәндә төп максат булмаган эшчәнлектән гошер түләү мәҗбүри түгел, мәсәлән, пальма ботаклары һәм салам…»

(«Әл-Фәтава әл-Хиндия», 1/186; «әл-Бәхр әр-Раик шәрх Канз әд-Дакаик» Ибн Нүҗәймә әл-Мисри, 2/256)

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Читайте на 123ru.net