Новости по-русски

Сыер итеннән һәм дөгедән тутырма рецепты

Тутырма деликатес ризыклардан санала, аны икенче аш итеп бирәләр.

Терлек чалган вакытта без тутырманы күпләп ясыйбыз һәм катырып куябыз. Аннары әзерне пешерәсе генә кала. Каткан тутырманы, шартламасын өчен, җылы суга салып пешерергә куярга.

Башта эчәкне эшкәртәләр: лайлалы тышчасын пычак белән кырып, бик яхшылап эчен-тышын юалар, кайнар су белән пешеклиләр. Аннары бер башын җеп белән бәйләп, эчке ягын әйләндерәләр һәм эченә әзер ит белән ярма тутыралар.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Эчлеккә үпкә, йөрәк, йөрәк янындагы ит, суган, дөге, тоз, борыч, кайнаган су кирәк. Мин бавыр салмыйм, чөнки аны суган белән кыздырып, коймагын пешереп ашарга яратабыз. Ярмалардан тары, карабодай да салырга була, безнең гаилә дөгегә өстенлек бирә.

Дөгедән кала барлык ингредиентларны иттарткычтан чыгарырга. Шул массага тәмләткечләр, кайнаган су яки шулпа, дөгене юып салырга. Эчлек куе булырга тиеш түгел. Тутырма шулпасы һәм суганы күп булганда тәмле була.

Эшкәртелгән эчәкнең өчтән ике өлешенә шул катнашманы тутыралар да ачык башын бәйләп куялар. Катнашманы эчәк тулганчы салырга ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә һәм тутырманың ярылып китүе ихтимал.

Тутырманы су кайнап чыккач та 30-40 минут пешерергә (эчәклекнең юанлыгына карап).

Табынга, гадәттә, түгәрәкләп кисеп, тәлинкәгә тезеп, кайнар килеш чыгаралар.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Читайте на 123ru.net