Новости по-русски

Зөлфәт Зиннуров мәрхүм әтисе турында: «13 ел үтеп тә киткән»

Зөлфәт Зиннуров мәрхүм әтисе турында: «13 ел үтеп тә киткән»

Журналист, алып баручы Зөлфәт Зиннуров әтисен искә алган.

«2010 елның 19 гыйнвар иртәсендә арадан китеп барды. 13 ел вакыт үтеп тә киткән. Бу җыр аның рухына дога булып барсын», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Кайтып киләм, әткәй яныңа» җырына салынган фото һәм видеотезмә ясаган ул. Видеода күренгәнчә, анда гаилә бәйрәмнәре, әтисенең эш урыны да, гаилә фотолары, мәрхүмне соңгы юлга озату, каберен зиярәт итү да бар.

Әткәй-әткәй, җансыз сурәтеңдә

Тоям төсле җылы карашың.

Әйтерсең лә элеккечә,

Дөнья йөген тартып барасың.

Зөлфәтнең виртуаль дуслары мәрхүм белән бәйле истәлекләр белән уртаклашкан, бу кайгы килгән көнне дә аермачык хәтерләүләре турында язганнар.

Читайте на 123ru.net