Новости по-русски

«Тандем»да эвакуация: кешеләр өченче каттагы баскычтан төшә - видео

«Тандем»да эвакуация: кешеләр өченче каттагы баскычтан төшә - видео

Бүген 10.50 сәгатьтә Казанның өч сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе эшли башлый һәм эвакуация башлана.

«Южный», «Тандем», «Горки Парк»тагы сатып алучыларны һәм хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә бинадан чыгаралар. Шаһитлар әйтүенчә, алар төтен исе, башка шикле әйберләр күрмәгән – бары янгын сигнализациясе эшләгән һәм каравылчылар кешеләргә чыгып китәргә кушкан.

«Тандем» сәүдә үзәгенең өченче каттагы кешеләрен баскычтан төшергәннәр.

Сәүдә йортларына янгын сүндерү автомобильләре, махсус хезмәтләр килгән. Якынча бер сәгатьтән, сәүдә үзәкләре кабат эшли башлады.

2023 ел башында төтен чыгып, «Республика» сәүдә үзәге эвакуацияләнгән иде. Ә 2022 ел исә тоташ ялган хәбәрләр аркасында эвакуацияләр белән истә калды. Сәүдә йортларында гына түгел, мәктәпләрдә, башка биналарда шартлаткыч бар дигән ялган хәбәрләр аркасында эвакуацияләргә туры килде.

Читайте на 123ru.net