Новости по-русски

Азат Фазлыев Мәүлетов базарында бәрәңге сата башлаган?

Азат Фазлыев Мәүлетов базарында бәрәңге сата башлаган?

Ышанасызмы-юкмы, җырчы Азат Фазлыев Мәүлетов урамында бәрәңге сата торган булган. Бу турыда җырчы үзе сторисларында сөйләгән.

Азат, өйдә ашарларына бәрәңге беткәч, базарга барган һәм бу базарның күңеленә бик якын булуы турында сөйләгән. Чөнки ул үзе яшүсмер вакытында шунда сату иткән.

«Килдем әле «Мавлютова» базарына. Бу базарны кечкенәдән беләм... Бәрәңге кирәк, авылдан бәрәңге алып килергә онытканбыз. Алып куярга кирәк. Хәзер бер әйбер күрсәтәм мин сезгә... Мин 8-9нчы классларда укыганда, бәрәңге алгач, менә шушы почмакка килеп, сата идек. Апалар белән менә шушында, чиләкләп-чиләкләп, 8 литр, 10 литрлап... Электән «бизнес» бар иде минем. Кечкенәдән эшмәкәр булганмын икән», – дип, хатирәләргә бирелеп, көлемсерәп сөйләгән бүген дә иҗат белән челтәрле бизнесны бергә алып баручы Азат Фазлыев.

 

Видео: Азат Фазлыевның социаль челтәрдәге сторисларыннан

Читайте на 123ru.net